Мәскәүдә «Перспектива» ТИОИның өченче тапкыр уздырыла торган «Инклюзив практика фестивале» финалы булды. Быел конкурста Россиянең 16 төбәгеннән вәкилләр - төбәк этапларында җиңүчеләр катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә "Татарча диктант-2019" акциясендә кулланылачак әсәрләрне атады.
1 октябрьдә «Артек» яшьләр үзәгендә (Кырым) 23 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр узган «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» тематик сменасының проектларын яклау булды, дип хәбәр итә оештыручылар.
Федераль педагогик үлчәүләр институтында чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ-2019 да җибәргән хаталарны атадылар.
19 октябрьдә Казан федераль университетының Физика институтында укучылар өчен “Физика законнары. Физик тәҗрибәләрне күрсәтү" дип аталган лекция узачак.
Казан федераль университеты үзенең 215 еллыгын масштаблы агарту акциясе белән бәйрәм итә башлый. Ай дәвамында - 25 октябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Татарстан шәһәрләрендә КФУ оештырган зур фән бәйрәме узачак.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2019 елның көзендә мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын мониторинглауның концепциясен һәм методик материалларын сынап караячак.
Казанда "Кванториум" балалар өчен фәнни үзәк барлыкка киләчәк. 2021 елда Татарстан «Кванториум» балалар технопарклары челтәрен булдыруга субсидия алачак.
Казанда Арбузовлар исемендәге премиягә конкурс игълан ителде. Аңа 35 яшькә кадәрге аспирантлар, югары уку йортларының һәм шәһәрнең фәнни-тикшеренү учреждениеләренең яшь галимнәре лаек була ала.
Мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этаплары башлана. Мәктәптә теләгән һәркем катнаша алса, аларның иң яхшылары гына муниципаль берәмлеккә эләгә.