Татарстанда Теләче районының Иске Җөри мәктәбендә спорт залы, шулай ук СССР Герое Н.Волостнов исемендәге Васильево кадет мәктәп-интернаты һәм Алексеевск районындагы 5 нче «Кояшкай» балалар бакчасы бинасына капиталь ремонт ясалачак. Барлык эшләргә республика бюджетыннан 138 млн сум акча бүлеп биреләчәк, дип аңлашыла дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган тендердан.
Татарстан Республикасының яшь галимнәренең торак шартларын яхшыртуга грантлар бирүгә гаризалар кабул итү башланды.
Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 14 яшьтән 18 яшькә кадәр булган балигъ булмаган балаларны җәйге каникул һәм укудан буш булган чорда вакытлыча эшкә урнаштыру эшен дәвам итә.
Рособрнадзор Россия мәктәпләренә укырга керергә дәгъва кылучы балигъ булмаган чит ил гражданнарының рус телен белүенә тест мониторингын дәвам итә. Әлеге тест 2025 елның 1 апреленнән кертелде.
Уку елы старт алды – шөгыльләр, мавыгулар даирәсен киңәйтергә һәм үзеңне яңа нәрсәләрдә сынап карарга менә дигән сәбәп. Бүген Казанда яшүсмерләр һәм яшьләр өчен укудан тыш вакытны уздыру өчен төрле мөмкинлекләр бар. Шәһәрнең барлык районнарында яшьләр клублары эшли, алар буш вакытның киң спектрын тәкъдим итә - техник иҗаттан һәм спорт секцияләреннән алып сәнгать студияләренә һәм социаль проектларга кадәр.
2025 елның 17-21 сентябрендә Бөек Новгородта Югары технологияләр чемпионатының финалы узачак. Быел ярышлар милли куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм икеләтә билгеләнештәге технологияләрне файдалануга багышланган.
Яңа Чишмә районының Зирекле лицеенда бүген заманча агротехнологик сыйныфлар ачылды. Проект «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль программасы буенча гамәлгә ашырыла.
Менделеевскийның “Яшь гений” 12 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Корбанова “Туган тел һәм туган әдәбиятның иң яхшы укытучысы” бөтенроссия һөнәри конкурсында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телдә сөйләмен үстерүнең иң яхшы практиклары-(тәрбиячеләр) 2025” номинациясендә илебезнең 15 иң яхшы педагогы исемлегенә керде. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган тантаналы чара Улан-Удэда (Бурятия Республикасы) уза һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 31 сәләтле укытучы катнашты.
Рособрнадзор БДИда катнашучылардан, аларның ата-аналары һәм укытучылардан бердәм дәүләт имтиханын камилләштерү турында тәкъдимнәрне җыюга йомгак ясады.
8 сентябрьдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында «Земский учитель» программасында катнашуга дәгъва кылучыларны өстәмә сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды.