"Яндекс" компаниясе экспертлары ясалма интеллект өлкәсендә дипфейклар- янау-куркытулардан саклану өчен аларны вакытында ничек танырга икәнлеге турында видеодәрес әзерләде.
В Татарстане ввели новую меру поддержки педагогических работников – компенсацию арендной платы за жилье. Ей смогут воспользоваться 350 педагогов без ограничений по возрасту и стажу работы, но прошедшие конкурсный отбор.
2025 елда беренче тапкыр узган «Вдохновленные детством» бөтенроссия киносценарийлар конкурсы традициягә әвереләчәк, киләсе елда аның икенче сезоны узачак. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов 11 сентябрьдә конкурс нәтиҗәләренә һәм Россиядә балалар кинематографының үсеш перспективаларына багышланган матбугат конференциясе барышында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 14 яшьтән 18 яшькә кадәр булган балигъ булмаган балаларны җәйге каникул һәм укудан буш булган чорда вакытлыча эшкә урнаштыру эшен дәвам итә. ТР Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, 31 августка 11 567 яшүсмер эшле булган.
11 сентябрьдә Казан шәһәре Яңа Савин районының 146 нчы «Ресурс» лицеенда туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Айсылу Мөхәммәтова Россиядә туган телнең иң яхшы укытучылары бишлегендә булуы билгеле булды.
6-9 сентябрьдә мәктәп театрлары җитәкчеләренең Бөтенроссия форумы узды. Анда илнең барлык төбәкләреннән тәрбия буенча 180 укытучы һәм директор киңәшчеләре катнашты. Форум тәҗрибә алмашу, яңа идеяләр генерацияләү һәм һөнәри бергәлекне ныгыту мәйданчыгы булды.
Татарстанда һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары арасында “Елның иң яхшы яшь укытучысы” конкурсы старт ала. Аны профильле ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар ярдәмендә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан педагогика көллияте оештыра. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
Алдынгы инженерлык нефть мәктәбе Югары нефть мәктәбе һәм Солвтех ҖЧҖ ("Альма" ДК) белән ЯИ-агент эшләде, ул автомат рәвештә интернетта нефть-газ тармагы өчен яңа җиһазлар турында мәгълүмат эзли һәм алар белән мәгълүматлар базасын тулыландырачак.
Ул балигъ булмаган һәм балигъ булган гражданнарга карата опека һәм попечительлек өлкәсендә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар турында модернизацияләнгән дәүләт банкы эшчәнлеген исәпкә алып, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (сервислар) күрсәтүнең бердәм системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасында «ГосТех» Россия Федерациясенең бердәм цифрлы платформасында сервис булдыруны күздә тота.
Татарстанлылар балаларны беренче сыйныфка яздыру өчен “Дәүләт хезмәте” порталыннан актив файдаланган. Төбәк 2025 елгы кабул итү кампаниясе кысаларында бирелгән гаризалар саны буенча лидерлар рәтенә керде.