“Кем без, болгарлармы, татартармы? Кто мы — булгары или татары?”, “500 русских фамилий булгаро-татарского происхождения”, Урта Идел буе борынгы тарихы; монголлар, татарлар, Алтын Урда һәм Булгария турында (“Древняя история Среднего Поволжья”, “Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария”), гомумән, татар халкы тарихы буенча бик күп хезмәтләре белән җәмгыятебезнең күзен ачкан, галим буларак нигезле фикерен җиткергән совет һәм Россия тарихчысы, археолог Альфред Халиковның тууына бүген 87 ел тулды.
23-27 майда Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә WorldSkills эшче һөнәрләр илкүләм чемпионатында гомумкоманда зачетында өченче урынны алды.
Казанда 1-30 июньдә 145 мәктәп яны лагере эшләячәк, аларда 13 меңгә якын бала ял итә ала. Матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар лагерьга бушлай йөрү мөмкинлеге бирелә. Бүген бу хакта шәһәр мэриясендә узган "эшлекле дүшәмбе"дә Казан каласы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Июнь аенда 13 мең тирәсе мәктәп укучысы Казанның мәктәп яны лагерьларында ял итә алачак. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 1700 бала өчен ял бушлай каралган. Бу турыда бүген шәһәр Мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин җиткерде.
Казандагы балалар бакчалары яңа уку елында 13 мең бала кабул итәчәк, шуларның 9 меңе – өч яшьлек балалар. 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балаларны төркемнәргә туплау башланды. Гомумән алганда, балалар бакчаларына 66 мең нәни йөриячәк. Бу турыда бүген шәһәр Мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин җиткерде.
Быел Россия күләмендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексының икенче этабы гамәлгә ашырыла. Бөтен илдән укучылар гына түгел, илнең 18 төбәгендә, шул исәптән, Татарстанда үз көчен олылар да сынап карый ала. Ә менә Татарстанда балалар бакчасы баскычында беренчеләрдән булып, Казанның Совет районындагы “Күчтәнәч” 67 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ГТО сынауларын үтәү чарасын уздырды. Анда 6-7 яшьтәге балалар, ата-аналар, бакча педагоглары катнашты.
Бүген бөтен Россия, шул исәптән Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, Бердәм дәүләт имтиханнары башланды. Укучылар география һәм әдәбият буенча сынау тапшыра. Әдәбият буенча БДИны 945 укучы тапшыра. Имтихан эше ике өлештән тора һәм 17 биремне үз эченә ала. Аларны үтәү өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә.
Свердловскида “Татар этномәдәни компоненты булган иң яхшы мәктәп музее” IV өлкә конкурсы җиңүчеләре билгеләнгән. Әлеге бәйгедә Ачит, Түбән Серги һәм Красноуфимск районнары гомуми белем бирү мәктәпләре катнашкан.
16 майда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсы старт алды. Ул 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институты вәкилләре булган конкурс комиссиясе әгъзалары шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен урыннарда билгеләчәк.
Бүген Татарстанның 9 нчы сыйныфлары төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) рәвешендә дәүләт йомгаклау аттестициясе (ГИА) уза башлый. Алар химия, информатика, җәмгыять белеме, әдәбият буенча имтихан тапшыра.