2016 елның 31 нче мартында Яр Чаллы “Камаз” Мәдәният йортында ”Студентлар язы” Гала-концерты узды. Тамаша бик зур алкышлар астында барды. Быел фестиваль үзенең 18 еллыгын билгеләп үтте. Гала-концертны шәһәрнең исполком җитәкчесен вакытлыча алмаштыручы, шәһәр белем бирү идарәсе һәм яшьләр эше белән җитәкчелек итүче Рамил Хәлимов ачты.
Казан каласында быел, беренче тапкыр буларак, мәктәп автобуслары маршрутлары салынган юлларны махсус карап рәткә китерәчәкләр.
5-нче апрель көнне Казанда “Язгы тамчы-2016” фестиваленең гала-концерты үтә. Март дәвамында Казанның һөнәри белем бирү йортларында укучылар төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. Иң яхшы иҗат номерларын казанлылар йомгаклау концертында күрә алалар.
Киләсе елдан, татарстанлыларны укытучылар әзерли торган вузларга максатчан кабул итү программасы кысаларында, татар телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен дә педагогик кадрлар әзерләү күздә тотыла. Бу хакта бүген “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев хәбәр итте.
1 апрельдә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Казанда “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионатын оештыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан көллиятләре һәм техникумнары директорлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
22 апрельдә КФУның Алабуга институты базасында “Төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм дин проблемалары” VIII халыкара тюркология конференциясе уздырыла. Чара Туган тел көненә багышлана.
Иннополис шәһәре лицее базасында олимпиада информатикасы музее барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта бүген журналистларга информатика буенча олимпиаданың Үзәк предмет-методик комиссиясе рәисе урынбасары Марина Цветкова сөйләде.
Быел 200 татарстанлыны укытучылар әзерли торган вузларга максатчан кабул итүгә 12 млн сум акча бүлеп бирелгән. Киләчәктә бу сумманы, эзлекле рәвештә, арттыру ниятләнә.
11-15 апрельдә КФУда еллык “Интеллектуаль яз” фестивале үткәрелә. Анда вузның көндезге бүлектә белем алучы теләсә кайсы курс студентлары катнаша ала.
7-9 апрельдә Казанның “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) дигән төбәк чемпионаты узачак. Өч көн дәвам итәчәк чемпионатта 454 кеше, шул исәптән Россиянең 17 субъектыннан 100-ләп вәкил катнашачак.