ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт искәртеп узганча, 2026 елда БДИ да катнашу турындагы гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк. 2026 елның 1 феврале - якшәмбе булуын исәпкә алып, 2 февральгә кадәр гариза бирергә мөмкин булачак.

 

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан боерык проекты буенча аңлатмалар бирә.

2026 елның 14-16 гыйнварында Татарстан Республикасында физика буенча «Олимпка юл» республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

 

 

 

16 гыйнварда Ютазы муниципаль районында “Гаилә” илкүләм проекты кысаларында республика семинары узды.

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм “Бердәм Россия”нең  Буа җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Ранис Камартдинов 1 нче урта мәктәптә булдылар, анда төзекләндерү  эшләре башланды.

 

Казанда мәктәп укучылары арасында испан теле буенча интеллектуаль ярышларга йомгак ясадылар. 13-16 нчы гыйнвар көннәрендә 7-11 нче сыйныф укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм 7-11 нче сыйныф укучылары өчен испан теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үтте.

 


16
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Казанның 2 нче лицей-интернат укучысы Сергей Назыров математика, физика һәм информатика буенча 22 нче Халыкара Жаутыков олимпиадасында (IZhO-2026) алтын медаль яулады, ул Алма-Атада узды.

11 - 15 гыйнварда  “Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты” югары һөнәри белем бирү базасында икътисад буенча йомгаклау  һәм төбәк этабы узды.

 

«Мин - профессионал» Бөтенроссия студентлар олимпиадасының IX сезоны финалына сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча Татарстаннан 834 студент узды.

Казанда 12 нче мәктәптә «Физик-математик алгарыш» проекты кысаларында киң күләмле республика семинары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International