В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге милли кулинария студиясе ачылды, ул халык кухнясы традицияләренә мәхәббәтне һәм алдынгы технологияләрне берләштергән. Галимнәрне, инновацион җиһазлар җитештерүчеләрне һәм студентларны берләштергән лаборатория татар кулинариясе мирасын саклап калуны һәм аңа заманча яңгыраш бирүне максат итеп куя.
2021 елның 18 июнендә Татарстан Республикасында рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре расланды. Имтиханда 15672 кеше катнашты.
Бүген 12:30 дан 13:15 сәгатькә кадәр РФ халыкларының туган телләрне саклау һәм өйрәнү фонды ел саен уздырыла торган "Кызыл мәйдан" китап фестивалендә катнашачак. Чара "Ватан тарихы" юнәлеше кысаларында узачак.
Казанда 189 номерлы «Заман» күппрофильле гимназиясендә «Педагог психолог», «Кешене тәрбияләү», «Йөрәгемне балаларга бирәм» өстәмә белем бирү өлкәсе педагог хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурслары финалы башланды.
Чаллыда полилингваль мәктәп төзелешенә Татарстан бюджетыннан 1 млрд сум акча бүленеп биреләчәк. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Премьер-министр Михаил Мишустин узган ел укуларын тәмамлаган көллият һәм югары уку йортларын тәмамлаган, әмма коронавирус таралу сәбәпле, эш таба алмаганнарга эшкә урнаштыруда ярдәм итү турында игълан итте.
Милли технологик инициативаның Түгәрәк хәрәкәтенә кече яшьтән балаларны җәлеп итәргә кирәк. Мондый фикерне РФ Иҗтимагый палатасының мәктәпкәчә, мәктәп, урта һөнәри белем бирүне үстерү комиссиясе рәисе Наталья Кравченко «Белем бирү мохите» онлайн-программасы барышында әйтте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черников мәктәпләргә машина йөртү дәресләрен кайтарырга тәкъдим итте. Бу барлык укучыларның грамоталылыгын һәм куркынычсызлыгын арттырып кына калмыйча, аларга аттестат белән бергә 17 яшьтән машина йөртү таныклыгын алырга да мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде генерал.
НТИның Түгәрәк хәрәкәте һәм Иннополис университеты робототехника түгәрәкләре өчен технологик продуктларның беренче тикшеренүенә йомгак ясады.
"Минем ил — минем Россия" XVIII бөтенроссия конкурсының ачык этаплары — "Россия — мөмкинлекләр иле" президент платформасы проектларының берсе 12 июльдә башлана һәм 2021 елның сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.