Мәскәүдә 2024 елның 11 декабрендә IX Халыкара Кремль Хәйрия Кадет Балы узачак.
3 декабрьдә, Казан шәһәренең “Әкият” балалар үзәгендә “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
2024 елгы Бөтенроссия иншалар конкурсында абсолют җиңүчеләр игълан ителде һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29 ноябрьдә Мәскәүдә узды.
28-29 ноябрь көннәрендә Кукмара районында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2024/2025 еллар сезонында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында дивизиональ этабы узды.
Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында Татарстан Республикасының Сочидагы XXII кышкы Олимпия уеннарының 10 еллыгына багышланган аспирантлар һәм урта һәм урта махсус уку йортлары студентлары арасында Олимпия фәнни сессиясенең республика туры узды.
«Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында 2024 елның 30 ноябреннән 1 декабренә кадәр Алексеевск, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй муниципаль районнарыннан, Казан, Санкт-Петербург, Саратов, Свердлау өлкәсенең Югары Пышма шәһәреннән 21 команда составында 99 бала Бөтенроссия яшь биологлар турнирының ХIV региональ этабында катнашты.
"Профессионаллар" һөнәри осталык буенча чемпионат 30 ноябрьдә Санкт-Петербургта тәмамланды, җиңүчеләргә бүләкләрне Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов тапшырды.
Рус теле буенча республика студентлар олимпиадасы үткәрелде.
30 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казанда «Перспектива» -186 нчы күппрофильле лицее базасында Татарстан Республикасының «Орлята России» башлангыч сыйныфларында белем алучыларның социаль активлыгын үстерү программасында катнашучылар өчен ике көнлек белем бирү интенсивы узды.
27 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Красноярск краенда белем бирү эчтәлегенең этномәдәни татар компоненты булган мәгариф оешмалары җитәкчеләренең һәм укытучыларының семинар-киңәшмәсе узды.