Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин белем бирү сыйфаты мәсьәләләре буенча стратегик сессия үткәрде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 13-17 ноябрьдә Белоруссиядә “Татар мәгърифәте көннәре” үткәрде.
15-16 ноябрь көннәрендә К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе базасында кадет белемен гамәлгә ашыручы гомуми белем бирү оешмалары арасында “АЛГА-2024” республика хәрби-спорт уеннары узды.
19 ноябрьдә Россия Мәгариф министрлыгының федераль норматив хокукый актлар проектлары порталында бастырылган төп мәктәптә (профильләр буенча) урта һөнәри белем бирүнең федераль дәүләт стандартын раслау турында әмер проекты буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы тәмамланып килә.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан мәгълүмат технологияләре өлкәсендә урта звено белгечләрен ике яңа белгечлек буенча әзерләү өчен яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларын раслау планлаштырыла.
Лениногорскида туып-үскән, Россия Герое Дамир Исламов 11 нче сыйныф тарихы буенча яңа дәреслеккә эләккән.
ТР студентлар һәм яшьләр театрларының «Премьера» I ачык телефестиваленең икенче турына чыккан югары уку йортлары һәм ссузларның 13 иҗат коллективы финалга әзерләнәләр һәм "Созвездие - Йолдызлык" театры сәхнәсендә репетицияләр ясыйлар.
Татарстанның мәктәп укучылары, туган телләр буенча олимпиадада катнашып, ташламалар алырга мөмкин, дип хәбәр итә аны оештыручылар.
2024 елның 18 ноябреннән 23 ноябренә кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге»ндә укыту-тренировка җыеннары уза.
«Мин - профессионал» бөтенроссия олимпиадасының VIII сезонының теркәү кампаниясенә йомгак ясалды.