«Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары» һөнәри конкурсының дистанцион этабына йомгак ясалды.
Яшьләрне эшкә урнаштыруга шартлар тудыру һәм ярдәм итү өлкәсендә Милли премиягә гаризалар алу дәвам итә.
2024 елның сентябрендә «ТИМ-Марафон Победы» Бөек Ватан сугышы чорындагы тарихи объектларны мәгълүмати модельләштерү буенча беренче Бөтенроссия чемпионатының сайлап алу этабы башлана.
Рособрнадзор сентябрь башыннан бирле сигез мәгариф оешмасына ФРДО ФИС ка кертелә торган белешмәләрнең тулылыгын, дөреслеген һәм актуальлеген тәэмин итү өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү белдерде.
Рәис Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Wek 2024 Халыкара форумына старт бирде. Чарада төрле илләрдән 16 мең кеше катнаша.
Чаллыда «Мәгариф» илкүләм проектының «Санлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында Чаллы политехника көллияте базасында яңа IT-куб ачу тантанасы булды.
«Кешене тәрбияләү» Бөтенроссия конкурсының читтән торып этабына йомгак ясалды. Белгечләр бәяләве нәтиҗәләре буенча ярымфиналга Минзәләнең “Зоренька” балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Закирова барды. Конкурста катнашу өчен Россиянең 89 төбәгеннән барлыгы 12 840 кеше теркәлгән.
Татарстанда мәктәпләрне һәм мәгариф үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы үтәлде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин нинди мәгариф учреждениеләрендә әле эшнең баруы турында сөйләде. Видеоконференцэлемтә режимында узган чараны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр иттеләр Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәтендә.
Мисырда информатика буенча халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган Казанның 2 нче лицей-интернат укучысы Гыймран Абдуллинны Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин белән очрашуга чакырачаклар. Бу хакта шәһәр башлыгы бүген эшлекле дүшәмбе вакытында хәбәр итте.
«Rock Is Art» - хәрәкәт, табигать һәм заманча рок-музыканы яратучылар өчен вакыйга. Мәдәни үзәкнең концерт мәйданчыгында Мәскәү Казан һәм республика рок-сәхнәсенең иң яхшы вәкилләре чыгыш ясаячак.