ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Рособрнадзор Россия мәктәпләренә укырга керергә дәгъва кылучы балигъ булмаган чит ил гражданнарының рус телен белүенә тест мониторингын дәвам итә. Әлеге тест 2025 елның 1 апреленнән кертелде. 

Уку елы старт алды – шөгыльләр, мавыгулар даирәсен киңәйтергә һәм үзеңне яңа нәрсәләрдә сынап карарга менә дигән сәбәп. Бүген Казанда яшүсмерләр һәм яшьләр өчен укудан тыш вакытны уздыру  өчен төрле мөмкинлекләр бар. Шәһәрнең барлык районнарында яшьләр клублары эшли, алар буш вакытның киң спектрын тәкъдим итә - техник иҗаттан һәм спорт секцияләреннән алып сәнгать студияләренә һәм социаль проектларга кадәр.

2025 елның 17-21 сентябрендә Бөек Новгородта Югары технологияләр чемпионатының финалы узачак. Быел ярышлар милли куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм икеләтә билгеләнештәге технологияләрне файдалануга багышланган.

Яңа Чишмә районының Зирекле лицеенда бүген заманча агротехнологик сыйныфлар ачылды. Проект «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль программасы буенча гамәлгә ашырыла.


10
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Менделеевскийның  “Яшь гений” 12 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Корбанова “Туган тел һәм туган әдәбиятның иң яхшы укытучысы” бөтенроссия һөнәри конкурсында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телдә сөйләмен үстерүнең иң яхшы практиклары-(тәрбиячеләр) 2025” номинациясендә илебезнең 15 иң яхшы педагогы исемлегенә керде.  Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган тантаналы чара Улан-Удэда (Бурятия Республикасы) уза һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 31 сәләтле укытучы катнашты. 

 

Рособрнадзор БДИда катнашучылардан, аларның ата-аналары һәм укытучылардан бердәм дәүләт имтиханын камилләштерү  турында тәкъдимнәрне җыюга йомгак ясады.

8 сентябрьдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында «Земский учитель» программасында катнашуга дәгъва кылучыларны өстәмә сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды.

 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында 2025 елның 9 сентябрендә «Иминлек һәм үсеш: заманча яшүсмер тәрбияләүнең төп аспектлары» темасына республика онлайн ата-аналар җыелышы булды.

МТС, цифрлы экосистема, True Tech Champ-2025 алгоритмик һәм робототехник программалаштыру буенча чемпионатта катнашуга гаризалар кабул итә башлады.

 

" Аҗаган 2.0" Бөтенроссия хәрби-патриотик уены финалы 4-23 сентябрьдә Волгоград өлкәсендә уза. Чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International