14 майда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия — Ислам дөньясы: КАЗАНФОРУМ 2026» Халыкара икътисади форумы кысаларында Судан Республикасының мәгариф министры Духами Эльзейн Хагр Мөхәммәд җитәкчелегендәге делегация белән очрашу узды.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Белем» (Знание) җәмгыяте тарафыннан оештырылган ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсында катнашу өчен гаризаларны 29 майга кадәр тапшырырга мөмкин.
14 майда Казанның Совет районы 93 нче гимназиясе базасында славян язмасы һәм мәдәнияте көненә багышланган XXIII Республика Кирилло- Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узды.
Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында Биектау районы Ямаширмә авылының «Йолдыз» балалар бакчасында «Иң милли тәрбияче-2026» республика конкурсының йомгаклау чарасы узды.
Сыйныф җитәкчеләренең VI Бөтенроссия форумы 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Мәскәүдә «Россия» милли үзәгендә узачак.
13 майда Казанда фиджитал-гимнастика буенча республика ярышлары узды, аларда 5 иң көчле команда катнашты.
13 майда Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорт-курорт комплексы базасында мәгариф хезмәткәрләренең «ТатЧуМара – 2026» 54 нче республикаара туристлык слетын тантаналы ачу чарасы узды.
«Балачак иле» XXII шәһәр балалар иҗаты фестивале бәйрәмчә тәмамланды.
13 майда Россия Федерациясе Дәүләт Думасында урта һөнәри белем бирү һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.
Казанда «Көчлеләр сайлавы» (Выбор сильных) партия проектының «ОпЕРежение» проекты кысаларында, «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе ярдәме белән, Н.А. Галләмов исемендәге Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класс узды.