Буада 192 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше бара.
Казанның 125 нче гимназиясе фасадында әлеге мәктәпне тәмамлаган СВО герое, подполковник Михаил Ермолинга багышланган мурал пәйда булды.
29 апрельдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында Фән һәм технологияләр ун еллыгына багышланган иҗади проектларны тормышка ашыру буенча «Фән сәгатьләре проекты» республика семинары узды.
Казанда «Ход пластиком» экологик акциясенә йомгак ясалды. Анда Казанның 10 мәктәбеннән 12,6 меңнән артык укучы катнашты.
Бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тулу уңаеннан, 2026 елның 27 апрелендә Габдулла Тукай әдәби музеенда КФУ көллияте студентларының уникаль иҗат эшләре күргәзмәсе ачылды.
Россия халыклары бердәмлеге елында илнең барлык төбәкләрендә һәм БДБ дәүләтләрендә «Рисуем Победу» халык акциясенең яңа сезоны башланды.
Уенны оештыручы — ЯЧДПУның «Җиңү варислары» («Наследники Победы») хәрби-тарихи түгәрәге.
Вице-премьер Дмитрий Чернышенко рәислегендә җәйге савыктыру кампаниясенә әзерлек, дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) үткәрү һәм 2026 елда мәгариф объектларын төзү барышы турында киңәшмә узды.
Чистай муниципаль районының 11 нче балалар бакчасында ел саен үткәрелә торган әһәмиятле вакыйга —мәктәпкәчә белем бирү елы һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында яшь тәрбиячеләр арасында «Ачыш» («Открытие») муниципаль һөнәри осталык конкурсы узды.
28 апрельдә Мәскәүдә «Белем бозваткычы» җиденче сезон халыкара фәнни-мәгърифәтчелек проектына рәсми старт бирелде — 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентлары арасында конкурс сайлап алуы игълан ителде.