ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2025 ел
җомга

2025/26 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын үткәрү сроклары һәм урыны билгеләнде.

Мәгариф, сервис, җитештерү һәм инженерлык технологияләре компетенцияләре буенча «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының финалы 29 ноябрьдә Санкт-Петербургта старт ала.

А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИның Алдынгы инженерлык мәктәбе Татарстан Республикасының «Реверс-инжиниринг» мәгариф оешмалары укучылары өчен беренче инженер сменасы үткәрде.

19 ноябрьдә үткән пленар утырышта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта закон проектын кабул итте, аның нигезендә төп гомуми белем бирү программалары буенча ГИА тапшырмаган яки канәгатьләнерлек булмаган билге алган тугызынчы сыйныф укучылары бушлай һөнәри белем ала алачак.

Казанның 35 нче лицееның унынчы сыйныф укучыларын авиатөзелеш профиленең инженер сыйныфына кабул итү чарасы узды.

20 ноябрьдә Республика мәктәптән тыш эш үзәге базасында балаларга өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең XII Бөтенроссия киңәшмәсенең төбәк секциясе узды.

Төзелеш эшләре 2024 елның мартында башланды һәм ике этапта узды. Беренче этапта төп корпуслар төзелде һәм тышкы инженерлык челтәрләре салынды.

Татарстан урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча федераль проектта катнашачак.


20
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Тәтеш районына эш сәфәре кылды, анда ул мәгариф учреждениеләре эше һәм студентларны укыту шартлары белән танышты.

2025 елның 17 ноябреннән 19 ноябренә кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Республика олимпиада үзәге тарафыннан оештырылган, “кадет мәктәбе”, “кадет интернат-мәктәбе” юнәлешле булган белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары арасында, «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” дигән математика буенча олимпиада үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International