ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. Казанда «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсларының региональ этабына нәтиҗә ясалды.

Мамадышның 1 нче мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Байкеева Татарстанда ел укытучысы дип танылды. "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүче бу һөнәрне ни өчен сайлавы турында сөйләде. Байкеева әйтүенчә, 1 нче Мамадыш мәктәбендә ул инде егерменче ел эшли.

Чистай хакимиятендә «Путь к Олимпу» олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.

«Финанс белеме буенча онлайн-дәресләр» проектының көзге сессиясе башланды.

6-11нче сыйныф укучылары Иннополис университеты базасында сынау уза ала.

Әлки районында күп балалы укытучы һәм тәрбияче гаиләләренә планшет бүләк иттеләр. Планшет «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тәкъдим иткән «Изгелек кыл» хәйрия акциясенең өченче этабы кысаларында тапшырылды. 

20 сентябрьдә Россиянең 85 төбәгеннән һәм дөньяның 60 иленнән 30 меңнән артык укытучыны, китапханәчеләрне һәм мәгариф департаменты вәкилләрен җыйган «Тере классика» V Халыкара гуманитар педагогика форумы тәмамланды.

2020 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты белән берлектә «Ачык класс» проекты кысаларында «Баланың киләчәге. Киләчәкне сайлаганда ничек ярдәм итәргә» вебинарын үткәрде.


19
сентябрь, 2020 ел
шимбә

16 сентябрьдә Казан шәһәренең Идел буе районы балалар йортында "ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО" Идел буе федераль округы фестиваленең "Ума палата" интеллектуаль-үсеш уены региональ этабы узды.

Дәүләт хезмәтләре порталында махсус сервис барлыкка килде. Анда Россия мәктәпләрендә бушлай кайнар ризык сыйфаты турында бәяләмә калдырырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International