Ата-ана үзидарә органнары эшчәнлеген координацияләү максатларында ата-аналарның хокукларын һәм бурычларын, укучы һәм тәрбияләнүчеләрнең хокукларын һәм бурычларын тәэмин итүдә, аларның мәгариф өлкәсендә идарә органнары һәм мәгариф оешмалары белән үзара хезмәттәшлеген ныгыту максатларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Ата-аналар республика Советы төзелде.
19 сентябрьдә Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге мәдәният йортында "Ел укытучысы" конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узачак.
Рафис Борһанов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан китте.
Татарстанда ел саен "Россия ел тәрбиячесе" Бөтенроссия һөнәри конкурсының төбәк этабы уза. Конкурсның төбәк этабы 3 этаптан тора - муниципаль, зональ, йомгаклау.
Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагогик советында катнашу өчен илнең барлык төбәкләреннән 1779 гариза килгән. Совет составына керер өчен заявканы һәр укытучы бирә ала, кандидатларга бердәнбер критерий - мәктәптә кимендә биш ел эш стажы булу.
"Тере классика" Халыкара педагогик форумы инде бишенче ел илнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән талантлы укытучыларны, галимнәрне, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе экспертларын җәлеп итү үзәге булып тора.
Россия Мәгариф министрлыгы «Media Start» Бөтенроссия медиабелемне интеграцияләүче класстан тыш чаралар методик эшләнмәләре конкурсын уздыру турында хәбәр итә. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты ярдәмендә үткәрелә.
«Ел укытучысы» конкурсы белән бер үк вакытта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы да уздырылаы. Бу мәртәбәле бәйгедә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 237 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә 340 урынлык ике балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә. Бу хакта район хакимияте башлыгы Андрей Лобов хәбәр итте.
Фән һәм югары белем министрлыгы бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслады.