ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2020 ел
шимбә

Россия Президенты Владимир Путин 1 сентябрь көнне мәктәп балалары һәм студентларның уку йортларына барачагын игълан итте. Ул санитария табибларының таләпләрен үтәү өчен барын да эшләргә өндәде. 


28
август, 2020 ел
җомга

Татарстанда 1 сентябрьдә урамда уза торган линейкаларда 100 кеше катнаша алачак, бинада — 50 кеше. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.

Быел Татарстанда 1 сентябрь — Белем көнендә сигез мәктәп ишекләрен ачачак. Бу хакта онлайн-эфир барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Казанда «Сириус» моделе нигезендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча республика үзәген төзүгә 340 млн сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Казанның талантлар ачык университеты 2.0» оешмасы башкарма директоры Айдар Акмалов сөйләде.

2015 елдан башлап, «АРМИЯ» халыкара хәрби-техник форумы үзенең алдынгы кораллар, хәрби һәм махсус техника, шулай ук халыкара хәрби һәм хәрби-техник хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен абруйлы мәйданчык статусын раслый.

28 августта 11:00 сәгатьтә VII Гомумроссия ата-аналар җыелышы узачак.

Татарстанда Саклык банкының «Киләчәккә өлеш» Хәйрия фонды инициативасы белән төзелгән шәхси потенциалны үстерү буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру дәвам итә.

Узган уку елы нәтиҗәләре, мәгариф системасының проблемалары һәм перспективалары турында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында узган  педагогик хезмәткәрләрнең район август конференциясенең пленар утырышында сөйләштеләр.

«iВолга» Идел буе федераль округы яшьләр форумында катнашкан Татарстан вәкилләре 4 миллион 225 мең сумлык 12 грант отты. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең матбугат хезмәте хәбәр итә.


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 1 сентябрьдә традицион бәйрәм линейкаларын урамда үткәрү планлаштырыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов турыдан-туры эфир вакытында белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International