Әлеге Җыелма күзәтүдә төбәк һәм муниципаль идарә органнары, учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмаларның төрле эшчәнлек өлкәләрендәге чаралары турында актуаль мәгълүмат бушлай урнаштырыла.
Татарстанда «Наше время – Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә. «КАМАЗ» гамави акционерлык җәмгыяте, «Аммоний» акционерлык җәмгыяте, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе, ТР Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге вәкилләре үзләренең катнашуларын теркәделәр инде.
Халыкара компетенция үзәге - Казан инновацион технологияләр һәм элемтә техникумы инде өч ел дәвамында "Ворлдскиллс стандартларын спецификацияләүне исәпкә алып, урта һөнәри белем бирү уку программаларын гамәлгә ашыру практикасы һәм методикасы" җитештерү өлкәсендә белем бирүче укытучылар һәм мастерларның квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укыту проектында катнаша.
"Тере классика" фонды яшүсмерләрне Социаль проектлау мәктәбендә катнашырга чакыра.
Бүген Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары профильле математикадан бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Ада катнашучы өчен 10 мең 311 кеше, шул исәптән узган елларда мәктәп тәмамлаган 520, шулай ук техникум һәм көллият тәмамлаучы 105 укучы теркәлгән.
Россиядә 1,5-3 яшьлек балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге июнь аенда 94,7% ка җитте, дип хәбәр итә ТАСС вице-премьер Татьяна Голикова аппаратына сылтама белән.
«Заречье» Өстәмә белем бирү үзәгенең «Пилигрим» отряды командасы «Мин Россияне танып беләм» Бөтенроссия туристлык-туган якны өйрәнү конкурсында өченче урынны алды. Конкурста бөтен илдән 200 команда катнашты.
Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Мәдәният министрлыгы "Кинолето" акциясен башлап җибәрүләре турында игълан иттеләр.
Чүпрәле техникумы студентларына дипломнар тапшырдылар.
Бердәм дәүләт имтиханы барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп уздырыла. БДИ үткәрү процедурасы укучыларның сәламәтлеге өчен куркынычлык тудырмый. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов "Россия 24" телеканалы эфирында хәбәр итте.