Вице-премьер Дмитрий Чернышенко һәм федераль министрлар җитәкчелегендәге ИТ-югары уку йортының Күзәтчелек советы яңа составтагы беренче утырышта университет үсешенең өстенлекле максатларын раслады.
«Сириус» белем бирү үзәге РФ Фән һәм югары белем бирү Министрлыгы ярдәме белән талантлы яшьләрне россия фәненең актуаль мәсьәләләре һәм төбәкләр үсеше өчен өстенлекле технологияләр өстендә эшләүгә җәлеп итү өчен "Сириус.Җәй: үз проектыңны башла!" дип аталган Бөтенроссия программасын башлап җибәрә. Бу хакта министрлыкта узган киңәшмәдә «Сириус» җитәкчесе Елена Шмелева сөйләде.
2020 елның 10 июлендә профильле математика буенча имтихан БДИның төп чорын дәвам итә. Имтиханда катнашу өчен 392 меңнән артык кеше, шул исәптән 351 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы теркәлгән.
Коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында, 1 сентябрьдә мәктәп линейкалары үзгәртелгән формада үтәчәк, ә белем бирү процессы традицион форматта башланачак, дип белдерде Россия мәгариф министры Сергей Кравцов.
9 июльдә Рафис Борһанов Алабуга муниципаль районында эш сәфәрендә булды, анда ул мәгариф оешмаларының яңа уку елына әзерлеге белән танышты. Рафис Борһановны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев озатып йөрде.
Казанның 182-нче номерлы политехник лицее һәм 180-нче номерлы полилингваль гимназиясе РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының грант конкурсларында җиңүчеләр булды. «Мәгарифне үстерү» федераль программасы кысаларында шулай ук 14-нче номерлы Яшел Үзән лицее, Апас урта мәктәбе һәм Татарстанның 11 балалар бакчасы финанс ярдәме алачак.
Россия мәктәпләрендә 1 сентябрьдә укучыларның белемнәрен тикшерәчәкләр. Бу дистанцион уку аркасында килеп чыккан проблемаларны ачыклау өчен эшләнә. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов видеоэлемтә режимында узган «Пандемиянең беренче нәтиҗәләре: дөньякүләм мәгариф системасына таләпләр һәм яңа мөмкинлекләр» халыкара конференциясендә әйтте.
Түбән Кама шәһәренең 29 нчы балалар бакчасы РФ Мәгариф министрлыгы тапшырачак 1 млн сумлык грант ияләренең берсе булды. Әлеге бакча катнаш төрдәге мәктәпкәчә учреждение - монда сәламәт балалар белән бергә ишетү сәләте бозылган балалар тәрбияләнә.
"Киләчәккә билет" проекты кысаларында экспертлар 300 меңгә якын укучыга һөнәр сайлауда ярдәм итте. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында "Киләчәккә билет" проектының өченче циклына багышланган матбугат конференциясендә белдерде.
16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь казанлылар «iВолга 2020» яшьләр форумына кушыла ала. Гаризаны 20-нче июльгә кадәр бирергә мөмкин.