Россия Мәгариф министрлыгының ата-аналар һәм укытучыларга дистанцион белем бирүне оештыруда методик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линиясе эшләү дәверендә 54 068 мөрәҗәгать кабул ителгән, соңгы атнада операторлар шуларның 203 буенча консультация уздырган.
13 июльдән Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты базасында 9 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен «Интеллектуаль калейдоскоп» лагереның җәйге онлайн-сменасы эшли башлады.
Укучы үз мәктәбенә 2 миллион сум акча отарга ничек ярдәм итә ала? Шул ук вакытта әйдәп баручы компанияләрдән чын гамәли мәсьәләләрне хәл итә аламы? Креативлык һәм команда эшен ныгыта аламы? Болар барысы да "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсында катнашучы балаларга билгеле булачак.
11 сыйныфны тәмамлаучыларның 80%тан артыгы быел укуын югары уку йортында дәвам итәргә җыена. 17% бала табигый фәннәрне сайлаган (химия, биология, физика һ.б.).
Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары БДИның төп вакытында физика һәм тарих буенча имтихан тапшырды. Шулай ук «Туган тел (татар) тел» буенча бердәм республика имтиханы да үткәрелде, аны тапшырырга Татарстаннан тугыз чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән иде.
2020 елның 6 июлендә «Авыл укытучысы» федераль программасының конкурс сайлап алуында җиңүчеләрне билгеләү өчен бәйге комиссиясе утырышы булды.
Татарстанда XXV балалар, үсмерләр, яшьләр өчен тәгаенләнгән «Алтын каләм — Золотое перо» матбугат фестивалендә катнашырга гаризалар кабул итү башланды. Гаризалар 2020 елның 20 июленә кадәр кабул ителә.
Быел Түбән Каманың дүрт балалар бакчасында капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
Фундаменталь физика буенча теоретик тикшеренүләр уздыручы Россиянең әйдәп баручы галимнәре һәм талантлы яшь тикшеренүчеләренә ярдәм йөзеннән үткәрелгән "Junior Leader" ("Яшь галим") тикшеренү грантларын алуга бөтенроссия конкурсында физика-математика фәннәре докторы, профессор, исәпләү физикасының һәм физик процессларны модельләштерү кафедрасы мөдире Анатолий Мокшин җиңүче булды.
РФ Министрлар Кабинеты 10 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучыларына Кырымга тимер юл транспортында бару өчен ташлама алу мөмкинлеген булдырды.