ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

3 июльдә узган БДИның төп чоры имтиханнарының беренче нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 2020 елның язында дистанцион укуга күчү чыгарылыш укучыларын әзерләү дәрәҗәсенә тискәре йогынты ясамаган. Моннан тыш, география һәм әдәбият буенча БДИның беренчел нәтиҗәләре уртача балл үсешен, югары баллы һәм йөз баллы эшләр саны артуын күрсәтте. Бу хакта матбугат конференциясендә Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев сөйләде.

Кабул итү кампаниясенең кызган чагы. Күп кенә абитуриентлар инде сайлаган югары уку йортларына документларын бирде, БДИ тапшырды. Фән һәм югары белем министрлыгының кайнар линиясенә көн саен диярлек кабул итү кампаниясе барышы турында сораулар килә.

2020/2021 уку елы башыннан тест режимында эшли башлаячак «Мин — мәктәп укучысы» мобиль кушымтасының татарча версиясен эшләү мәсьәләсе каралачак. Бу хакта  ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

6 июльдән 15 октябрьгә кадәр РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “АртМастерс” илкүләм ачык иҗат компетенцияләре чемпионаты уздырыла.

2020 елның 14 июлендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев видеоконференцэлемтә режимында ике округ иҗтимагый проектлары - "iВолга" яшьләр форумын һәм "ФормART" стрит-арт фестивален уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Россия Мәгариф министрлыгының чит илдә рус телен һәм Россия мәгарифен үстерүгә юнәлтелгән гуманитар проекты үз чикләрен киңәйтә һәм укытучылардан чит ил мәктәпләрендә укыту өчен гаризалар кабул итә башлый.

БДИ-2020нең төп чорын дәвам итеп 13 июльдә укучылар физика һәм тарих буенча имтихан тапшырды.  Алар штат режимында җитди тоткарлыкларсыз һәм хокук бозуларсыз узды. Физика буенча БДИда катнашуга гаризаларны 158 мең кеше тапшырган, шуларның 143 меңе - агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар. Физика буенча БДИ үткәрү өчен 3688 имтихан үткәрү пункты (ППЭ) җәлеп ителде. Тарих буенча БДИга 120 меңгә якын катнашучы теркәлгән, шул исәптән - 104 мең чыгарылыш сыйныф укучысы. Имтихан 3533 пункта үткәрелде.

"Һәр укучы мөһим". Әнә шундый шигаре астында Мәгариф министрлыгы "500+" проектын эшләтеп җибәрә. Проектны гамәлгә ашыру белем бирү сыйфатын яхшырту, катлаулы социаль-икътисадый шартларда эшләүче мәктәпләргә ярдәм күрсәтү, шулай ук белем алуда проблемалары булган укучыларга адреслы ярдәм күрсәтүне тәэмин итү өлкәсендә ведомство эшчәнлеген көчәйтергә ярдәм итәчәк.

Алабуга районында балалар бакчаларын ремонтлау төгәлләнеп килә. Бүгенге көндә Алабугада мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында капиталь ремонт якынча 75%ка тәмамланган. Район башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов эшләрнең "финиш юлына" чыгуын әйтте. 

«Үсеш ноктасы» программасы «Мәгариф» милли проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International