ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 30 июненә кадәр "Пост № 1" хәрәкәте активистлары Бөтенроссия слётының читтән торып узучы этабында катнашуга заявкалар кабул ителә. Аны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештыра. Слёт "Пост № 1" почетлы каравыл буенча яшьләр үзәкләрен координацияләү һәм аларга ярдәм итү өчен үткәрелә.

 

Илнең педагогик вузлары абитуриентлардан документлар кабул итүне дәвам итә. 2020 елда ул дистанцион формада уза.


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Алексеевск, Бөгелмә һәм Алабуга районнарында урнашкан Татарстанның өч мәктәбенә Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучыларның исемнәре бирелде.

Яңа уку елында Юхмачы урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге ачылачак.

Киләсе айда Алабуганың 4нче микрорайонында урнашкан яңа полилингваль мәктәпне файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
 

Олимпиадада җиңү өчен Россиянең 23 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 120 катнашучы көрәште. Призёрлар арасында шулай ук Беларусь, Томск, Түбән Новгород өлкәләре, Краснодар крае һәм Владимир өлкәсе командалары бар.

Казанда мәктәп хезмәткәрләре өчен сынау имтиханнары 29-30 июньдә булачак. Бу хакта Казан шәһәре мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов әйтте.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм “Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...” проектын тормышка ашыру Татарстан мәктәпләрендә тимурчылар хәрәкәте үсешенә, волонтерлык командалары булдыруга ярдәм итте. Бу хакта “Мәрхәмәт - Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте.

Педагогик вузлар абитуриентлардан документлар кабул итә башлады. 2020 елда ул дистанцион формада уза. Югары уку йортларының рәсми сайтларында укырга керүчеләр өчен шәхси кабинетлар булдырылган, анда почта һәм телефоныңны расларга, үз паспорт мәгълүматларыңны күрсәтергә, тиешле документларның скан вариантларын беркетергә һәм гариза биргән программаны сайларга кирәк.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына багышланган Хәтер һәм дан елында Мәгариф министрлыгы Ватанга карата ихлас ярату, үз-үзеңне корбан итү һәм үзара ярдәмләшү - сугыш ачыклаган иң яхшы нәрсәләрне көндәлек тормышыбызда саклап, аны бөтен һәм чын мәгънәсендә саклауга омтыла.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International