ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты деканы Рамил Мирзаһитов татар теле һәм әдәбияты белгечлегендә бюджет урыннары артуын сөйләде. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте.

"Җиңү диктанты" халыкара акциясе 3 сентябрьдә узачак, дип хәбәр итә ТАСС Россия тарихи җәмгыяте рәисе, "Ватан тарихы" фонды советы рәисе, Россия Федерациясенең тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкинга сылтама белән.


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 нче елның 20 июненнән дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (gosuslugi.ru) аша югары уку йортларына укырга керер өчен документлар тапшырып була. Порталда «Югары уку йортына онлайн керү» дигән яңа суперсервис барлыкка килде. Абитуриентлардан гаризаларны яңа форматта Россиянең 54 дәүләт университеты кабул итә башлады. 

Мәктәп укучылары өчен информатика буенча халыкара һәм иң абруйлы The International Olympiad in Informatics (IOI) олимпиадасын быел Сингапур кабул итәргә тиеш иде. Оештыручылар аны гамәлдән чыгармаска, ә виртуаль киңлеккә күчерергә карар кылды.

Чистай үзәк район хастаханәсе микрорайонында 800 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше бара. Яңа мәгариф учреждениесенең әзерлеге 87 процент тәшкил итә. 

БДИга ике атна кала. Имтихан алдыннан дулкынлануны ничек җиңәргә икәнлеге турында Мәскәү шәһәр психология-педагогия үзәге педагог-психологы Оксана Голерова сөйләде.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин югары уку йортларында 11,4 мең өстәмә бюджет урыны булдыру турындагы карарны имзалады. Әлеге чара Россиядә бушлай югары белем алу мөмкинлеген саклауга юнәлтелгән.

Татарстанда 3 февральдән 30 майга кадәр "Экологик патруль" Бөтенроссия фәнни-белем бирү иҗтимагый-агарту проектын гамәлгә ашыру кысаларында республикакүләм укучылар командаларын конкурс буенча сайлап алу узды.

2020 ел ахырына кадәр Психология һәм мәгариф институты белгечләре эшләгән проектка 450 мең сумнан артык акча бүленәчәк.

Мамадыш үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернатының уку корпусын төзү дәвам итә. Яңа уку корпусы мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләргә зур спорт залы, гимнастика һәм тренажер заллары бүләк итәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International