Роспотребнадзор мәктәпләр һәм әти-әниләр өчен методик тәкъдимнәр бастырган. Алар мәктәптәге туклануга карый. Әлеге документта иртәнге һәм төшке ашларга ничә минут вакыт бирелә, укучы көнгә ничә тапкыр ашарга тиеш, якынча меню нинди була – боларның барысына да җавап табып була.
Укучыларны халыкара олимпиадаларда катнашу өчен Россия командасына сайлап алуда Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы мөһим урынны алып тора.
19 һәм 20 июньдә «Хәзерге заман җәмгыятенең системалы трансформациясе шартларында педагогик белем бирү» дип аталган педагогик белем бирү форумы узачак. Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылган форум онлайн-форматта үткәреләчәк һәм Мәскәү дәүләт университетының YouTube-каналында һәм рәсми сайтында трансляцияләнәчәк.
Россия төбәкләрендә студентлар отрядларының өченче хезмәт семестрын ачуга багышланган чаралар башланды.
Быел «Милләтебез хәзинәләре» сменасы, килеп туган вазгыятькә бәйле рәвештә, дистанцион рәвештә узачак. Анда татар милләтеннән булган 10-17 яшьлек балаларны катнашырга чакыралар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда гомуми белем бирү учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укытучылары арасында «Үзеңә үзең модельер» онлайн-фестивале уза. Катнашучыларга үзенчәлекле милли костюмнар тегәргә кирәк.
Лубян урман-техник көллиятенә керү өчен документлар кабул итү башланды.
Мәгариф министрлыгы чыгарылыш кичәләрен укучылар БДИны тапшырып бетергәннән соң оффлайн форматта уздырырга тәкъдим итә. Бу турыда министр Сергей Кравцов хәбәр итте.
5 һәм 6 июньдә Казан радиомеханика көллиятендә "Электроника" компетенциясеннән WorldSkills Russia стандартлары буенча күрсәтмә имтихан узды.
2020 елның 8 июнендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин федераль законны имзалады. Ул «Мәгариф һәм педагогик фәннәр» белгечлекләре һәм юнәлешләре буенча укучы өлкән курс студентларына, өч ел дәвамында аттестацияне уңышлы үткән очракта, мәктәпләрдә укытырга мөмкинлек бирә. Тиешле төзәтмәләр «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы федераль законга кертелде.