Милли технологик инициативаның (НТИ) Түгәрәкләр хәрәкәте Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә беренче Бөтенроссия түгәрәкләр конкурсы игълан итте.
КФУ Алабуга институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы доценты Татьяна Галич XXI гасырда балаларны тәрбияләү проблемаларын анализлады, аларның үсү үзенчәлекләре турында сөйләде.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шушы көннәрдә төзелеп килүче Инженерлык мәктәбендә булды. 858 урынга иcәпләнгән әлеге белем йортына бүгенге көндә җиһаз сайлау буенча эшләр башкарыла.
Бүгеннән мәктәпләрдә аттестатлар бирә башлыйлар. Тиешле карарны 10 июньдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады. Уку елы тәмамлануның бу һәм башка төп мәсьәләләре турында Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов "Интерфакс" мәгълүмат агентлыгында узган онлайн-матбугат конференциясендә сөйләде.
Дәүләт Советы утырышында ике закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде, алар белән республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелә.
2020 елда Россия мәктәпләренең тугызынчы һәм унберенче сыйныфларын тәмамлаучылар дәүләт имтиханнарын тапшырмыйча аттестат алачак. Тиешле карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.
Милли технологик инициативаның (НТИ) Түгәрәк хәрәкәте Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә беренче Бөтенроссия түгәрәкләр конкурсын игълан итте.
Мәгариф министрлыгы, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм "Бердәм Россия" яңа уку елы башланганчыга кадәр "Өйдә укырга ярдәм ит" акциясен озайтырга карар кылды. Аның ярдәмендә инде ярты миллионнан артык мохтаҗ булган мәктәп укучылары һәм педагоглар дистанцион уку һәм өйдә шөгыльләнү өчен техника: компьютерлар, ноутбуклар, планшетлар алдылар.
"Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында җиһазландырылган Казан радиомеханика көллиятенең яңа остаханәсендә 9 июньнән 10 июньгә кадәр "CAD инженерлык дизайны" компетенциясеннән WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханнар узды.
16 июньнән Татарстанда шәхси потенциалны үстерү буенча комплекслы программаның педагогик модуле старт ала, ул Саклык банкының "Киләчәккә өлеш" Хәйрия фонды тарафыннан инициацияләнгән.