Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм Мәскәү мәгариф департаменты уртак проектына Санкт-Петербург, Карелия Республикасы, Татарстан, Башкортостан, Төньяк Осетия-Алания, Пермь крае, Новосибирск һәм Иваново өлкәләре кушыла.
Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчалары директорлары, методик берләшмә җитәкчеләре, педагоглары, КФУның Мәгариф өлкәсендә лидерлык үзәге оештырган, "Педагогик лидерлык. Инновацияләр лабораториясе" дип аталган беренче белем бирү интенсивында катнашты.
14-16 декабрь көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” комплексы базасында “Телләр планетасы” I Республика лингвистика турниры узды.
Турнирда Казан шәһәре һәм Татарстан муниципаль районнарыннан 88 җиденче-сигезенче сыйныф укучысы катнашты.
13-14 декабрьдә Арча районында гомуми белем оешмалары командалары арасында 2019/2020 уку елы сезоны «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабы узды. Уеннар “Арча” спорт комплексы һәм Арчаның 1нче мәктәбе спорт залларында үткәрелде. Ярышларның баш хөкемдары - Валерий Терентьев.
13 декабрьдә җәйге ялны оештыручылар 2020 елда Кара диңгез яр буендагы балалар лагерьларында тормышка ашырылачак программаларны тәкъдим итте. Әлеге чара "Черноморец" республика үзәгендә узды.
13 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында бәйсез экспертлар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашында Иҗтимагый совет йомгаклау утырышы узды. Утырышта министрлыкның 2020 елга өстенлекле максатлары өчен халык тавыш бирүенә йомгак ясалды.
Казан федераль университеты Россия төбәкләрендәге университетлар арасында югары белем бирүнең алдынгы белем бирү программаларын эшләү максатыннан оештырылган конкурста җиңүчеләрнең берсе булды.
Татарстанда яшьләргә грант ярдәме конкурсы башланды. Беренче тапкыр грант алу өчен катнашучыларга иҗтимагый оешманы тәкъдим итү мәҗбүри түгел – грантларны физик затлар алачак. 18-30 яшь аралыгындагы конкурста катнашучылардан гаризалар 11-нче гыйнварга кадәр кабул ителә.
Казан радиомеханика көллиятендә 2019 елның 3-10 декабрендә
2019/2020 уку елында 6-11 сыйныф укучыларына башлангыч һөнәри юнәлеш бирү буенча “Киләчәккә билет” федераль проектында катнашучы мәктәп укучылары өчен беренче һөнәри практикумнар узды.
11 декабрьдә Казанда В.И.Ленин исемендәге Мәдәни-ял комплексында республикакүләм патриотик юнәлештәге конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.