ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

8-14 декабрь көннәрендә Ижауда «А.Н. Колмогоров истәлеге кубогы» XXIII Халыкара математика турниры узды. Биредә 9-11 сыйныф укучыларыннан торган 52 команда катнашты, алар арасында - Казаннан дүрт команда һәм Яр Чаллыдан бер команда бар иде.

17 декабрьдә Буа шәһәрендә район мәгариф оешмаларында узган планлы күчмә тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова, Буа муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.

2019 елның 16 декабрендә Түбән Новгородта «Театраль Идел буе» Идел буе федераль округының иң эре яшьләр сәхнә сәнгате фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.

2019 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында район мәгариф оешмаларының планлы күчмә тикшерүләре йомгаклары буенча киңәшмә узды.

Рус географик җәмгыяте һәм "Яндекс" ил өчен әһәмиятле проектлар өстендә бергә эшләячәк. "Яндекс.Карта"да топонимнарны стандартлаштыру буенча уртак эш планлаштырыла.

Казанда «Добрый футбол» хәйрия турниры узды. Әлеге чара республиканың төрле шәһәр-районнарынна 138 баланы һәм 15 оешманы берләштерде.

Ярыш Иннополис университеты базасында  узды. Ул Россотрудничество грантлар программасы ярдәмендә чит илдә рус мәктәпләре арасында цифрлы грамоталылыкны үстерү буенча  "Цифрлы икътисад өчен кадрлар" федераль проекты кысаларында үткәрелде.

«Нанотехнологияләр - киләчәккә ыргылыш!» Бөтенроссия интернет-олимпиадасын оештыручылар теләге булган һәр укытучы һәм студентны конкурсларда катнашырга чакыра.


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән үсеше институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты белән берлектә «Ачык сыйныф» проекты кысаларында Татарстан Республикасы ата-аналар җәмәгатьчелеге һәм сыйныф җитәкчеләре өчен «Баланың вакыты: мәгариф, мәдәни һәм шәхси» темасына белем бирү вебинары үткәрә.

Казан педагог-оештыручысы Марина Захарова илнең иң яхшы әйдаманы булды. «Әйдаманнар лигасы» бөтенроссия конкурсына ял көннәрендә Мәскәүдә узган ел саен үткәрелә торган Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең кышкы фестивалендә йомгак ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International