ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләре “Классная работа!"  - "Сыйныф эше!" бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Россия Федерациясендә 2019 елда игълан ителгән театр елы кысаларында 30 ноябрьдә һәм 1 декабрьдә А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә "Петр Уксусов дусларын чакыра" дип аталган рус мәдәнияте фестивале узачак.

20-22  ноябрьдә  Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" V Милли чемпионаты финалы узды. Татарстаннан ярышларда 43 һөнәри компетенция буенча 90 катнашучы катнашты.

"Наше достояние" мәгълүмати-ресурс үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешма һәм "Милли паркларны үстерү үзәге Вайлдкемп (Кыргый лагерь)"  коммерцияле булмаган автоном оешма "Планета – безнең достояние" конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте.

26 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиалларында “Музей – мәгариф территориясе” дип исемләнгән фәнни-гамәли конфренция булачак. 

19 ноябрьдә Казан энергетика көллиятенең махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге базасында "Электромонтаж"  компетенциясе буенча ике чемпионат узды: энергетика комплексы предприятиеләренең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча II республика тармак чемпионаты һәм "Зирәк күнекмәләр" төбәк тармак чемпионаты (WISE SKILLS).

Казанда "Ел студенты-2019" Россия милли премиясенең финал этабы старт алды. Анда катнашу өчен Татарстан башкаласында илнең 48 төбәгеннән 400 һөнәри белем бирү оешмасыннан студентлар җыелды. Финал алдыннан 63 төбәк этабы узды, аларда 6 меңнән артык урта махсус уку йортлары укучылары  катнашты. 

Россия Фәннәр академиясенең гамәли астрономия Институты Халыкара астрономия берлегенең кече планеталар исеме буенча комитет карары нигезендә 451138нче номерлы планетага Казан университеты профессоры исемен бирде.

Ноябрь-декабрь айларында Казан федераль университеты базасында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү Министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы педагогик кадрларында цифрлы компетенцияләрне формалаштыруга юнәлдерелгән белем бирү программалары тормышка ашырыла.


23
ноябрь, 2019 ел
шимбә

22 ноябрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында республикадагы күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы  мәктәп укучылары фестиваленең гала-концерты узды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International