21 ноябрьдә Пензада өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең "Йөрәгемне балаларга бирәм – 2019" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль финал этабы тәмамланды.
Казан федераль университетының Алабуга институты базасында мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең "Заманча тенденцияләр һәм мәктәпкәчә белем бирүнең үсеше перспективалары" дип аталган II Бөтенроссия Форумы узды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга җәмгыять үсешенең хәзерге шартларында мәдәни тәрбия бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү - иҗтимагый контроль формаларының берсе. Ул гражданнар тарафыннан белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук әлеге оешмаларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү өчен үткәрелә.
21, 22 ноябрьдә Мәскәүдә предмет, методик, психологик-педагогик, коммуникатив компетенцияләр буенча бердәм федераль бәяләү материалларын кулланып педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү процедураларын камилләштерү буенча Бөтенроссия форумы узды. Форум эшендә Татарстан вәкилләре дә катнашты.
21 ноябрьдә Нурлат районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинар – киңәшмәсе «Нурлат районында туган телне укыту: актуальлек, заманчалык, тәҗрибә» темасы астында узды.
"Большие вызовы" Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсы фәнни һәм тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче мәктәп укучылары өчен зур чара булып тора. Быел "Сириус" белем бирү үзәге тарафыннан 7-11 сыйныф укучылары өчен оештырылган бәйге инде бишенче тапкыр үткәрелә.
22 ноябрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонетлы мәктәп укучылары фестиваленең гала-концерты узачак.
16 декабрьдә Түбән Новгородта «Комедiя» театры сәхнәсендә «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Россиянең 11 төбәгеннән, шул исәптән Татарстанны да кертеп, галим-энциклопедиклар "Википедия" аналогын эшләүгә кушылды. Бу хакта "Зур Россия энциклопедиясе" фәнни нәшриятының җаваплы мөхәррире Сергей Кравец сөйләде.
Соңгы елларда мәктәптә һәм өйдә югары уку йөкләнеше нәтиҗәсендә, күп кенә укучыларда хәрәкәт активлыгы җитәрлек түгел, ул мәктәп укучысы организмында җитди үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин.