ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

БДИ үткәрелгән еллар дәвамында  бик зур үзгәрешләр кичерә: барлык фәннәр буенча контроль үлчәү материалларыннан "тест өлеше" төшереп калдырылды, биремнәр иҗадирак булды, имтиханнарны оештыручылар тарафыннан төрлечә кулланылышлар бетерелде.

Гадәттәгечә, һәр уку елының ноябрь аенда Россия дәүләт суд эшчәнлеге университетының Казан филиалы бинасында Ачык ишекләр көне узачак.

19 ноябрь көнне Бөгелмәдә "Мәгариф" милли проекты ресурсларыннан файдалану нигезендә белем бирү сыйфаты белән идарә итү" темасына мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре урынбасарлары өчен республикакүләм  семинар узды.


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

20 ноябрьдә Россия юристлары Ассоциациясе РФ Юстиция министрлыгы белән берлектә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрде. Чара Бөтендөнья балалар көненә багышланган иде. 

21 ноябрьдә Чистай районының Каргалы гимназиясендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләре - мәктәп  директорлары өчен республикакүләм семинар – киңәшмә узды.

Татарстанда республика мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары арасында "Куркынычсызлык белеме шкатулкасы" дип аталган лэпбуклар республика смотр-конкурсы узды. Смотр-конкурста Татарстан Республикасының 686 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 1518 педагог катнашты.

Казан радиомеханика көллиятендә 20-22 ноябрьдә “Электроника” компетенциясе буенча WorldSkills төбәк чемпионаты уза.

18-22 ноябрьдә Пенза шәһәрендә "Йөрәгемне балаларга бирәм" дип аталган өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык Бөтенроссия конкурсының финал этабы уза.

Татарстан Республикасында "Балалар спорты"  федераль проекты кысаларында "Спорттагы минем тарихым" дигән балалар эшләре конкурсы игълан ителә. Конкурска эссе, хикәя, очерк, зарисовка форматында текстлар, шулай ук шигырь текстлары кабул ителә.

2022 елда чыгарылыш сыйныф укучылары чит тел буенча мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International