Мәгариф министрлыгы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының (ФГОС) эшләп бетерелгән проектларын бастырып чыгарды.
Бу көннәрдә Лениногорск нефть техникумы базасында «Геодезия» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты уза. Анда Казан, Чистай, Бөгелмә һәм Лениногорскидан 10 команда катнаша.
14 ноябрь көнне Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында «Татар халкының телен, мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре» дигән темага багышланган семинар узды. Семинар авылның 1нче урта гомуми белем мәктәбендә үтте. Чарада 150 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.
Түбән Камада WorldSkills Russia системасы буенча эшче яшьләрнең иң яхшы вәкилләрен сайлап алачаклар. Һөнәри осталык буенча ярышлар уза торган мәйданчыкларның берсе-Түбән Кама политехника көллияте. Биредә конкурсантлар арасында "Сантехника һәм җылылык" компетенциясендә иң яхшыларны ачыклыйлар.
Алабуганың "Сигезенче мәктәп" каналын "Мәгариф турында" Бөтенроссия конкурсында "Карарга кирәк булган мәгариф турындагы видеосюжетлар" номинациясендә иң яхшысы дип тапканнар.
15 ноябрьдә Казанда волонтер-медиклар өчен төбәк мәктәбе старт ала. 70тән артык волонтер-медик, Казан дәүләт медицина университеты, Казан медицина колледжы, шулай ук Татарстанның тугыз муниципаль районыннан медицина урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары катнашачак.
26-27 ноябрьдә Казан дәүләт энергетика университеты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты белән берлектә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәме белән "Студентлар Интернетта: куркынычсызлык һәм инициативалар" дип аталган округ форумын үткәрә.
Республиканың Буа ветеринария техникумында "Ветеринария" компетенциясе буенча WorldSkills төбәк чемпионаты башланды.
“Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” гомумроссия иҗтимагый-дәүләти балалар-яшьләр оешмасы “Экотренд” дигән яңа экологик проектта катнашырга чакыра. Конкурста үзең генә дә, экоотряд составында да катнашырга була. Экоотрядны куратор һәм дүрт укучы оештыра, аларга башкалар да кушылырга мөмкин.
14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Азнакайда "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыруда ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары мәгариф идарәләре һәм бүлекләре башлыклары өчен республика семинар-киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.