ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

Казан федераль университетының IT-лицее студенты урман янгыннарын мониторинглау өчен пилотсыз очкыч әзерләде. Аппаратның уникальлеге шунда ки, ул тулысынча 3D-принтерда әзерләнә. Студент үз эшләнмәсен «іВолга-2019» яшьләр форумында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровка тәкъдим итте. Бу хакта тулы вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама агросәнәгать көллиятеннән 16 яшьлек Илназ Акмалов 22-27 августта Казанда WorldSkills эшче һөнәрләренең дөнья чемпионатында җиңү өчен көрәшәчәк Россия юниорлар җыелма командасын тулыландырды. Бу хакта ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Инклюзив практикаларның республика фестивале төп һәм өстәмә белем бирү белгечләрен, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче иҗади коллектив һәм гаилә җитәкчеләрен инклюзив белем бирү өлкәсендә үз тәҗрибәләрен тәкъдим итәргә чакыра.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәт  2020 елда аттестат алу өчен минималь баллар билгеләде. Тиешле боерык ведомство сайтында урнаштырылган.

Татарстанның барлык белем бирү оешмалары да полициянең ашыгыч чакыру кнопкалары белән җиһазландырылачак.

Кайбер мәктәпләр инде икенче ел "нәтиҗәле" башлангыч " сыйныфларын җыя. Эксперимент аеруча афишаланмый, әмма мәктәп сайтларында ата-аналар өчен мәгълүмат бар. Өч еллык класска болай гына язмыйлар - сайлап алуны узарга кирәк. Шулай итеп, "башлангыч"ны дүрт ел урынына өч елда укыту нәрсә белән аерыла? Төп аерымлыклар укуның беренче елында. Беренче сыйныф материалын укучылар декабрьгә кадәр, ә гыйнвардан майга кадәр - икенче сыйныф материалларын үтәргә тиеш.

8-22 августта Казанда Татарстанда туган студентларның II Форумы узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Белем бирү өлешендә көнкүреш коррупциясе мәсьәләләре буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр саны шактый кимеде. 2019 елның беренче яртыеллыгында ведомствога барлыгы 33 гариза кергән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы кысаларында мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Рәмис Мөҗипов сөйләде.


27
июль, 2019 ел
шимбә

Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча проект гамәлгә ашырыла. Анда 4 социаль блок  – сәламәтлек саклау, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыклары катнаша.


26
июль, 2019 ел
җомга

"Мәгариф” милли проекты Татарстанның 100гә якын авыл мәктәбен заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә, 6 спорт залын ремонтларга һәм Казанда 2 яңа мәктәп төзергә ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы материалларында әйтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International