ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында мәктәпкәчә, урта, өстәмә, урта махсус һәм югары һөнәри белем бирү белгечләре өчен республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында «Мәдәниятләр диалогы» чарасы узды.

Яшел Үзән районының Горький исемендәге мәдәният йортында ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесенең 85 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара узды.


14
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 14нче декабрендә 16 сәгатьтә «Педагогик мөнәсәбәтләр этикасы: укытучы, укучы, ата-ана» темасына ата-аналар интернет-җыелышының чираттагы утырышы була.

2018 елның 13нче декабрендә Казанда өстәмә белем бирү системасының 100 еллыгына багышланган республика форумы узды.

11 – 15нче декабрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы алдыннан химия, биология һәм инглиз теле буенча укыту-тренировка җыеннары узачак.

"Московский мәдәни-күңел ачу үзәгендә Казанның иң титуллы белем бирү учреждениеләренең берсе булган Ж. А. Зайцева исемендәге 122 нче гимназиянең юбилее уңаеннан бәйрәм концерты узды.

2018 елның 22 – 28нче декабрендә  "Костер” Республика балалар белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарә органнарының “Галстуклылар иле" профильле сменасы узачак.


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 13нче декабрьдә, 13:00 сәгатьтә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Татарстан укучылары белән DigitalSkills мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча II тармак чемпионаты мәйданчыгыннан туры видеоэлемтә булачак.

Бүген Казан шәһәре Киров районының 182 нче политехник лицеенда чит телләр укытучыларының республика форумы үткәрелә.

2018 елның 12 – 16нчы декабрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында DigitalSkills 2018 мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча икенче тармак чемпионаты уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International