ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында “Ел студенты” XI республика премиясенә әзерлек тулы көченә бара. Быел конкурска Татарстанның 19 шәһәреннән җәмгысе 473 гариза кабул ителгән. Хезмәтләрнең күпчелеге – 365е – Казаннан, тагын 108е – республиканың башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан. Конкурста катнашу буенча икенче урында – Яр Чаллы студентлары. Катнашучы шәһәрләр арасында Бөгелмә, Түбән Кама, Чистай, Алабуга, Әлмәт һ.б. бар.

Казанның Совет районында “Ёлочка” дигән 224 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасының икенче бинасы ачылды. Балалар бакчасы хезмәткәрләрен һәм нәниләрне Казан мэры Илсур Метшин тәбрикләде.


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

 Казанда Татарстан Республикасы мәктәп директорларының укыту эшләре буенча урынбасарлары I республикакүләм форумы узачак. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак. Форумда, аерым алганда, белем бирү сыйфаты белән идарә итү мәсьәләләре һәм аларны чишү юллары хакында фикер алышу булачак

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәгариф шәһәре» эшчәнлеге, Катар мәгариф, фән һәм иҗтимагый үсеш фонды проекты белән танышты.

4-13 декабрь көннәрендә Тукай районының 23 мәктәбендә дә “Код сәгате” («Час кода») акциясе үткәрелә. Аның кысаларында мәктәпләрдә информатикадан тематик дәресләр үткәрергә планлаштырыла.

2015 нче елның 5 нче декабрендә Актаныш муниципаль районының «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә телләр укытуны камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәләтле укучыларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү күнекмәләре формалаштыру максатыннан укучылар өчен  «Туган телем – шагыйрьләр теле» III республика фәнни-эзләнү конференциясенең йомгаклау туры үткәрелде.

2015 елның 5-6 ноябрендә көллият һәм техникум студентлары арасында уздырылган баскетбол буенча III Спартакиаданың зона этаплары узды. Ярышларда 67 кызлар һәм 75 егетләр командасы катнашты.

Казанда 17-19 декабрьдә “Талантларны ачу” форумы үткәрелә. Берничә мәйданчык эшләячәк форумда экспертлар яшьләр тарафыннан тәкъдим ителгән иң яхшы алымнар һәм проектлар буенча фикер алышып, аларны анализлаячак.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФның яшь гражданнарына, тантаналы рәвештә, паспортлар тапшырды. ТР парламентында 3 нче тапкыр уздырылган чарага республиканың Лениногорск, Сарман, Теләче, Тәтеш, Аксубай, Түбән Кама, Зәй, Кайбыч, Балтач, Кукмара, Арча, Әтнә, Питрәч, Биектау муниципаль районнарыннан, Казанның Идел буе, Совет, Киров, Авиатөзелеш районнарыннан барысы 32 укучы чакырулы иде.


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Казан федераль университеты беренче тапкыр THE BRICS&Emerging Economies Rankings рейтиныгына керде һәм анда 31 урынга лаек булды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International