Иртәгә, ягъни 16 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасының яшь педагоглары һәм мәктәп директорларының I форумы була. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашуы көтелә. Форумга чакырулы педагогларның (30 яшькәчә) һәм мәктәп директорларының (35 яшькәчә) гомуми саны меңнән артык.
Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы базасында "Worldskills Russia"гә әзерлек буенча Халыкара компетенция үзәге барлыкка киләчәк.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 2016 елда Казан шәһәрендә узачак информатика фәне буенча XXVIII Халыкара олимпиадага әзерләнү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты киңәшмәсе узды. РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов олимпиадага зур әзерлек эшләре алып барылуын искәртеп үтте
Регионара хезмәттәшлек кысаларында Ижау шәһәре мәктәпләре директорларыннан торган делегация Казан мәктәпләрендә булды. Кунаклар Иннополис Университетында, 83нче лицейда, М.Устинова исемендәге 102нче гимназиядә булды.
2015 елның 11 декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумында Татарстан Республикасында һөнәри белем үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында республикакүләм киңәшмә узды. Чарада республика техникумнары һәм көллиятләре директорлары катнашты.
Россиядә студентларның стипендияләре 2016 елның сентябрендә 4 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте. "Киләсе ел бюджетына 2016 елның сентябрендә стипендияләрне 4 процентка индексацияләү салынган", - диде Ливанов.
10 декабрьдә Казанның "Корстон" комплексында "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея" XI конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Иң яхшы идея авторларын хөрмәтләү тантанасында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР вице-премьеры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Альберт Кәримов, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, югары уку йортлары ректорлары һәм башка рәсми затлар катнашты.
«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан, Чуваш республикалары, Ульян өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында шартнамәләрне тормышка ашыру максатыннан, 2015 нче елның 10 нчы декабрендә Аксубай районында регионара семинар уздырылды.
Мәктәп директорларының укыту эшләре буенча урынбасарлары 2015 елның 10 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында узачак I Республикакүләм Форумда белем бирү сыйфаты белән идарә итү мәсьәләләре һәм аларны чишү юллары хакында фикер алышты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Яр Чаллы шәhәре башкарма комитеты мәгариф hәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты белән берлектә 2015 нче елның 11 нче декабрендә муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе «Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат» базасында «Яшьләр фәнни эзләнүдә» республика фәнни-гамәли укучылар конференциясен үткәрә.