Казан (Идел буе) федераль университеты белән Юныс Әмре (Әнкара) исемендәге институт проекты - Төркияне өйрәнү үзәге Казанда эшчәнлеген вакытлыча туктатты. КФУ матбугат хезмәтендә шул хакта бәян итәләр.
5 декабрьдә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты базасында “Туган телем – шагыйрьләр теле” III республика фәнни-тикшеренү конференциясе була.
2-3 декабрьдә Пермь краенда Татар мәгърифәтчелеге көннәре үткәрелде. Бәйрәм чараларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе, Пермь краеның дәүләт органнары вәкилләре, татар этномәдәни эчтәлекле программа буенча белем бирә торган мәктәпләре директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Казанда республика сәләтлеләр, чибәрләр һәм артистлык осталыгы булганнар арасында “Татарстан студентлары гүзәле” / ”Краса студенчества Татарстана” I конкурсы тәмамланды. Бәйгенең җиңүчесе итеп Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты Диләрә Ялалтынова сайланды.
“Татарстан студентлары гүзәле” титулы өчен 150 кыз көч сынашкан, шуларның 20 се финал өлешенә чыккан. Аларның һәркайсы конкурс шартларына туры килеп кенә калмыйча, укуда уңышларга ирешкән булырга һәм югары уку йорты тормышында актив катнашырга тиеш.
5 декабрьдә, Казан дәүләт энергетика университетында “Гадел Татарстан” брейн-рингының команда интеллектуаль уены буенча чемпионат финалы уза.
Казанда ачылган “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” һәм “TechnoСварка” махсуслаштырылган күргәзмәләре кысаларында, 2-4 декабрь көнне Татарстанның махсус урта уку йортлары укучылары арасында WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр чемпионатының сайлап алу этабы ярышлары үтте.
Киләсе елда Россиядә яңа мәктәпләр төзелешенә, төзекләндерүгә, үзгәртеп коруга федераль бюджеттан 50 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта бүген РФ Федераль Җыенына юллама белән чыгыш ясаган РФ Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
Хәзерге вакытта Төркиядә Татарстаннан 8 студент белем ала. Россия һәм Төркия арасындагы катлаулы геосәяси вазгыятькә карамастан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына студентларны кайтару турында күрсәтмәләр килеп ирешмәде. 2012 елдан бирле ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы студентларны Төркиягә белем алырга җибәрмү белән шөгыльләнми.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев "2010-2019 елларга Казан (Идел буе) федераль университетын үстерү программасына үзгәрешләр кертү турында"гы карарны имзалады. Әлеге документ РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.
2015 елның 2 декабрендә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык укучы, 2016 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын яза.