2015 елның 2-4 декабрендә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан" дип аталган 15нче халыкара һәм "ТесИпоСварка" 10нчы махсуслашкан күргәзмәләр узачак. Әлеге чаралар кысасында WorldSkills стандартлары буенча узучы республикакүләм һөнәри осталык чемпионатының сайлап алу этабы үтәчәк.
2016 елның 11 гыйнварыннан Иннополис университеты каршында сәләтле балалар өчен мәгълүмати технологияләр лицее эшли башлаячак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов һәм Иннополис университетының студентлар һәм абитуриентлар белән эшләү буенча проректоры Сергей Масягин хәбәр итте.
Казан мәктәпләрендәге башлангыч сыйныф укучылары Бөтенроссия тикшерү эшләрендә катнашачак. Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан расланган расписание нигезендә, Бөтенроссия тикшерү эшләре апробациясе бүген, ягъни 1 декабрьдә старт ала. Тикшерүне шәһәрнең 20 мәктәбеннән меңнән артык 4 нче сыйныф укучысы узачак.
Казан шәһәренең 19нчы гимназиясе директоры Нияз Гафиятуллин - "Мәктәп директоры-2015" Бөтенроссия белем бирү оешмалары җитәкчеләренең һөнәри бәйгесендә икенче урынга лаек дип табылды.
2015 елның 2 декабрендә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык укучы, 2016 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак. Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала. Татарстанда изложения язу өчен 429 укучы теркәлгән.
1-4 декабрьдә Россия Федерациясе регионнарыннан мәктәп укучылары "Плюс" дип аталган математика фәненнән онлайн-олимпиадада катнашачак. Татарстан Республикасыннан әлеге олимпиадада 52 укучы көчен сынап карыячак.
3-6 декабрь көннәрендә “Казан” милли иәдәният үзәгендә "Акыл фабрикасы" белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе узачак. Анда Татарстандагы яшьләр оешмаларыннан, Россиянең 20 төбәгеннән һәм 3 чит илдән киләчәкләр.
2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәрр осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрү буенча чараларны үтәүдә катнашучы оешмалар эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итү максатында оештыру комитеты төзелгән. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган.
6 декабрь көнне сәгать 10да Алабугада кәгазь очкычлар ясау буенча районара чемпионат башлана.
28 ноябрь көнне Лениногорск балалар йортында гаиләләрендә ятим балалар тәрбияләүчеләр арасында әниләр көненә багышланган ярыш узды. Балалар чыгышларын үзләре өчен иң кадерле кешеләргә-әниләренә багышладылар.