ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген математика буенча база дәрәҗәдәге БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстанда әлеге сынауны 8 мең 361 укучы узган иде.
Татарстанда математика буенча БДИ тапшырган 3 укучының эше, телефоннан файдаланган өчен, саналмаган. Әлеге очракларның 2се Әлки районында теркәлгән: 1 укучының телефонын аның контроль-исәпләү материалларын фотога төшереп яткан мәлдә күреп алган булсалар, икенчесенең телефоны барлыгы, имтихан тапшырып чыккан соң, ачыкланган.

10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 9 июнендә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгында  “Балаларны тәрбиягә алучы ата-аналар берләшмәсе” утырышы үткәрелде.
Кичә кич рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстанда әлеге фән буенча уртача күрсәткеч 3 баллга артып, 69 баллны тәшкил итте (2014 елда – 65,8), дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.
Бүген Казанның "Сәләт" яшьләр фонды йортында (Островский ур., 23) “Сәләт” Прага мәктәбе-2015 эшчәнлегенә йомгак ясалды. Очрашуда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, Татарстанның Чехиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Зөфәр Абдулгалиев, “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко катнашты.
12-14 июнь көннәрендә Балтач районындагы «Кара күл» янында укучылар арасында спорт туризмы буенча ярышлар булачак. Бәйгеләр җәяүлеләр дистанциясе буенча үткәреләчәк.
9 нчы июньдә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында мәгариф хезмәткәрләре һәм  Икътисад, идарә итү һәм хокук институтында белем алучы Кырым Республикасы вәкилләре белән берлектә түгәрәк өстәл утырышы булды. 
Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы 2015 елда 5324 баланы (2014 елда – 5550 бала) ял иттерергә планнаштыра, шулар арасында: - ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәһрүм калган балалар йортында 12 һәм мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчу 1449 бала (2014 елда 1800 бала).

9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Мәктәп тәмамлаучыларның рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле булды. Зәй районыннан бу фән буенча имтиханны 246 укучы тапшырды, алар барысы да билгеләнгән бусаганы үтте.
Рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә караганда, Алабуга районының барлык чыгарылышлары билгеләнгән чик бусаганы узган. Район буенча уртача балл 69,6ны тәшкил иткән. Алабуганың 10нчы мәктәбендә һәм Суворов училищесында белем алган 2 укучы имтиханны 100 баллга язган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International