ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елда югары уку йортларындагы  бюджет урыннарына квотаны  16 %ка арттырачак. 2014 елда 484,9 мең  кеше бушлай белем алган булса, 2015 ел аларның саны 576 мең булачак. Әлеге күренеш 2015 елда абитуриентлар саны арту белән аңлатыла.
Казанның Киров районында капиталь төзекләндерү эшләреннән соң 91 номерлы балалар бакчасы ачылды.
1939 елда төзелгән әлеге бина төзекләндерү эшенә 2013 елның 29 ноябрендә ябылган. Балалар бакчасы 6 төркемнән торган 115 урынга исәпләнгән. 2 марттан инде балалар бакчасы хезмәткәрләре сабыйларны кабат кабул итә башлый.
Бүген ТР Дәүләт Советында "Парламент дәресе-2014" кысаларында уздырылган "Монда законнар туа" ("Здесь рождаются законы") республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Чарада Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Иң элек ул Дәүләт Советының икенче катындагы фойеда урнашкан рәсемнәр күргәзмәсе белән танышты, балалар белән истәлеккә фотосурәткә төште.

23
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясе, язучының иҗади мирасын киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, үткәрелә.

21
февраль, 2015 ел
шимбә
21 нче февраль көнне Кукмара муниципаль районында республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары уздырыла. Спартакиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мөгаллимнәр, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура – спорт эшен җанландыру максатыннан оештырыла.
Күренекле “Артек” балалар үзәгенең 90 еллыгы уңаеннан 9-16 яшьлек мәктәп укучылары арасында Халыкара лагерьның иң яхшы логотибына конкурс игълан ителгән иде. Ул былтыр 15 октябрьдән агымдагы елның 30 гыйнварына кадәр үткәрелде. Оештыручылар билгеләгән шартлар буенча, яңа билге лагерьның 90 ел буена тупланган традицияләрен чагылдырырга һәм бер үк вакытта заманча, төрле төсле булырга тиеш.
2015нче елның 21 февралендә Әлмәт шәһәрендә республика көллиятләре һәм техникумнары  студентлары арасында үткәрелүче "Мы-счастливое поколение!" дип аталган  үзешчән сәнгать фестиваленең зона этабы башланды. Фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап  үткәрелә. Урта һөнәри белем бирү оешмалары иҗат коллективлары музыка, бию, театр юнәлешләрендә көч сынашачак. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә. 
Иннополис Университеты һәм Пенсильваниядәге Carnegie Mellon Университетының партнерлык килешүе кысаларында белем алучы Альберт Нургалиев Россиянең "Глобаль мәгариф" дәрәҗәле грантын алган беренче студенты булды. Әлеге грант аңа укыган өчен түләргә булышкан.

20
февраль, 2015 ел
җомга
2015нче елның 17-19  февралендә "Патриот" республика үзәгендә  "Победа" Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика этабы узды. Хәрби-патриотик уен ел саен Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү өлкәсендәге эшләрне камилләштерү максатыннан үткәрелә. Быел республикакүләм финалда Татарстан районнарыннан 14 команда катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның халыкара мәктәбендә (International School of Kazan) булды. ТР Президентын ТР премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International