ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2014 ел
шимбә
28 гыйнварда Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera камера оркестры икенче хоспис төзүгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты күрсәтәчәк. Концертта танылган җырчылар - Равил Шәрәфиев, Илья Славутский, Эльмира Кәлимуллина катнашачак. Концерттан җыелган акча Казанда хоспис төзүне дәвам итер өчен Анжела Вавилова исемендәге Фондга күчереләчәк.
1000 еллык тарихы булган Алабугада Габдулла Тукайга һәйкәл ачылган көн тарихка кереп калыр. Тантаналы вакыйгада Татарстан Республикасының Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты, Россия Федерациясенең һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, шагыйрь Разил Вәлиев, Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы, “Мәйдан” журналы директоры, язучы Вахит Имамов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылары берлеге рәисенең урынбасары, язучы Факил Сафин, Алабуга районы “Ак сакаллар” берлеге рәисе Рафик Мәхмүтов, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары, милли мәгариф хезмәткәрләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп укучылары, шәһәр халкы һәм массакүләм матбугат чаралары вәкилләре катнашты.
Ел дәвамында Әлки районы мәктәпләре 84 тонна макулатура җыеп, хәзерләүләр конторасына тапшырганнар. Бу районда һәр укучы уртача 39 килограмм макулатура җыйган дигән сүз. Кәгазь-картон калдыкларын Чиябаш (бер укучыга 131 килограмм), Хлебодаровка (119 килограмм), Әхмәт (81 килограмм) мәктәпләре аеруча күп җыеп тапшырган.
2014 елның 18 декабрендә “Корстон” сәүдә-ял итү комплексында Татарстан Республикасы кадет мәктәпләрендә укучыларның Яңа ел балы узды. Чарада укуда алдынгы нәтиҗәләр күрсәткән, төрле дәрәҗәдәге ярышлар, конкурсларда җиңүче һәм призер булган 250 кадет катнашты.
Түбән Камада авыл хуҗалыгы көллияте базасында “ПолиТехОлимП-2014” Бөтенроссия политехник Интернет-олимпиадасы узды. Олимпиадада Россия һәм Татарстанның 52 һөнәри белем бирү оешмаларыннан 450дән артык укучы катнашты.
23 декабрьдә Түбән Камада нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы базасында республикакүләм семинар узды. Чарада көллият һәм техникум директорларының тәрбия буенча урынбасарлары, методистлар, педагог- психологлар, өстәмә белем бирү педагоглары һ.б. катнашты.
18-19 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында “Технология” фәне программасын апробацияләү кысаларында семинар узды. Әлеге чарада Татарстан, Марий Эл республикалары һәм Пермь краеннан технология укытучылары катнашты.
17 декабрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим-2014” дип аталган I Республикакүләм рус телле тәрбиячеләрнең һөнәри конкурсы узды. Конкурста 60 тәрбияче катнашты, аларның 15е финалга чыкты.
20 декабрьдә Түбән Камада нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы базасында Түбән Кама муниципаль районы техникумнары һәм көллиятләре студентлары арасында өстәл теннисы һәм мини-футбол буенча зона ярышлары узды. Мини-футбол буенча ярышларда бары тик егетләр генә катнашты. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын – нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы, 2 урын – нефтехимия көллияте, 3 урын – медицина көллияте.

19
декабрь, 2014 ел
җомга
Шушы уку елының кышкы каникул чорында, ә ул 29 декабрьдән 2 атна дәвам итә, Казанда 150 мәктәп яны лагере эшләячәк, аларда 5,2 мең тирәсе укучы ял итәчәк. Балаларның көндезге ялын оештыруга республика бюджетында 4 млн. сум акча каралган. Әлеге лагерьларда балаларның кызыксынулары-ихтыяҗлары буенча профильле отрядлар оештырыла, мисалга, спорт, информатика, экологик-биологик, иҗат кебек юнәлешләрдә. Боларга өстәп, кышкы каникулда өстәмә белем бирү учреждениеләре штат режимында эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International