ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Алабугада “Бердәм Россия” партиясе ярдәмендә оештырылган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе башланды. Ул август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Аңа Алабуганың теләге булган һәр кешесе кушыла ала.
15 июльгә автокала мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләрен төгәлләргә ниятлиләр. 8 белем учагына республика программасы буенча 302,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Программа тарафыннан 8 төрдә эш башкару күздә тотыла. Алар 90 процентка үтәлгән.

8
июль, 2014 ел
сишәмбе
Нурлат гимназиянең кадетлар сыйныфында укучы 10 бала Симферопольда ял итеп кайтты.

7
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Зәйдә атна башы көтеп алынган күңелле вакыйга белән башланып китте. Шәһәрнең яңа күп катлы йортлар микрорайонында калкып чыккан балалар бакчасы сабыйлар өчен тәүге мәртәбә ишекләрен ачты. Бакчаны тантаналы ачуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы куанычлы мизгелләрне тагын да арттырды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең исеме дә җисеменә туры килеп, “Шатлык” дип аталды. Республика программасы кысаларында төзелгән бина кечкенә зәйлеләргә Президент бүләге булды.
Бүген Чаллының ЗЯБ бистәсендә ремонттан соң 240 балага исәпләнгән «Светлячок» балалар бакчасы ачылды. Әлеге мәктәпкәчә учреждение моннан 42 ел элек төзелгән. Авария хәлендә булганлыктан, узган елның ахырында суд карары белән аны япканнар иде. Шулай да биредә ремонт эшләрен башкару өчен республика бюджетыннан 26 миллион сум акча юллап алуга ирештеләр. 10 миллион сумны бинаның нигезен ныгытуга сарыф итсәләр, калганына тәрәзәләрне алыштырдылар һәм башка урыннарны яңарттылар. Бакчадагы балаларны һәм хезмәткәрләрне, ремонт эшләре барган вакытта, башка мәктәпкәчә учреждениеләргә тараттылар.
7 июль көнне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Мәктәп укучыларын проектлауга өйрәтү ассоциациясе (Ассоциация проектного образования школьников) булдырылды. Килешүгә имза кую тантанасы КНИТУ-КХТИның уку-укыту бинасында булды.
7 нче июльдән 25 нче июльгә кадәр Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасы инициативасы буенча, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” традицион республика хәйрия акциясе үткәрелә. Акциягә 7 нче июль көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында оештырылачак чарада старт бирелер дип көтелә.

4
июль, 2014 ел
җомга
Зәй шәһәрендә берьюлы ике яңа балалар бакчасы кулланылышка тапшырылачак. Бу көннәрдә биредә “Зернышко” (55 урынлы) һәм “Шатлык” (120 урынлы) мәктәпкәчә белем бирү оешмалары ачылачак. 2012-2013 уку елларында җирле бюджет хисабына район авылларында мәктәп яны мәйданнары базасында 60 урынлы 3 балалар бакчасы ачылды. Соңгы өч елда мәктәпкәчә балалар өчен барлыгы 320 урын булдырылган.
1 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Алабугада 1 июньгә 590 сабый балалар бакчасына юллама алган.
Быел шәһәрдә көтеп алынган тагын ике яңа балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак. Бу чиратны якынча 500 кешегә киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шул рәвешле, 1 сентябрьгә Алабугада мәктәпкәчә учреждениеләрнең саны икегә артып, 42гә җитәчәк.
18нче июль көнне «Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында Балтачта «Мәктәп ярминкәсе» була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International