ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
4 апрельдә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында экология буенча бөтенроссия укучылар олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты.
2014 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары–Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов катнашында Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында Татарстан Республикасы башлангыч һәм урта махсус уку йортлары студентларының I Спартакиадасы кысаларында милли көрәш беренчелегенә үткәрелгән ярышларның ачылу тантанасы узды.
2014 елда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт 2014 елның 8 апрелендә 8.00 сәг-тән 20.00 сәг-кә кадәр БДИ белән бәйле сораулар буенча онлайн-консультация үткәрә.
Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 2014 елгы БДИ буенча брошюралар-тәкъдимнәр әзерләде.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2014 елның 1 августына кадәр олимпиадага әзерлек-үткәрү буенча оештыру комитетын һәм тиешле чаралар планын расларга тиеш.
Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче балалар, иң күңелле спорт чарасы, Сочи шәһәрендә үткән ХI кышкы Паралимпия уеннарында катнашты.

7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Мамадыш районы педагогларының 2013 елдагы эш күрсәткечләрен анализлау һәм алдагы чорга бурычлар билгеләүне максат итеп куйган район утырышы булды.
Түбән Кама шәһәренең 45нче микрорайонында көтеп алынган балалар бакчасын төзү эшләре тәмамланып килә.
Алабуга үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге шушы көннәрдә 100дән артык яңа китап белән тулыландырылды.
2014нче елның 4-5 апрелендә Мамадыш муниципаль районы “Түбән Ошма” авылында I мәктәп Спартакиадасының көрәш төре буенча финал этап ярышлары уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International