ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2014 ел
җомга
Оешмаларның материаль-техник базасын яңарту, аларның матди тотрыклыгын арттыру һәм бюджеттан тыш эшчәнлекне үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 31.01.2014нән 433/14 номерлы приказы нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт һөнәри белем бирү учрежденияләре заявкалары конкурсына сайлап алу турындагы Положение расланган.
Бүген, 4 апрельдә, Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында экология буенча бөтенроссия укучылар олимпиадасын ябу тантанасы узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнаша.
2014 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Нинбург шәһәрендә урнашкан DEULA алман аграр техникумы директоры белән очрашты.
Күптән түгел Спас тармак технологияләре коллективы оешуның 70 еллыгын билгеләп үтте.

3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Казан IT-паркында Татарстан Республикасы студентлары һәм мәктәп укучылары арасында программалаштыру буенча XIV ачык командалы турнир үтте. Әлеге чарада шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән яшь программистлар да катнашты.
Алабуга муниципаль районының 250дән артык балалар бакчасы тәрбиячесе һәм рус теле укытучысы «Ана теле» проектына (татар теленә өйрәтү буенча online-мәктәп) кушылды.
12 апрельдә Казанда дөньякүләм “Киң колачлы диктант” акциясе уза. Ул Җир шарының 357 шәһәрен колачлый.
Инде 11нче ел рәттән “АК БАРС” Банк Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче сәләтле студентларны зурлый. Сез дә әлеге программада катнаша аласыз. Моның өчен 2014 елның 20 июненә кадәр кирәкле документларны тапшырырга кирәк.
2014 нче елның 12-18 нче апреленә кадәр «Байтик» компьютер лагере базасында (Крутушка поселогы) 6-11 сыйныф укучылар өчен «C# да программалаштыру» буенча профиль смена Казан шәһәренең IT-парк үзәге «IT-Jump» республика проекты белән берлектә үткәрәчәк.
Татарстанга «Безнең мәктәп» милли мәгариф инициативасы кысаларында федераль бюджеттан 41 миллион сум акча бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International