ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Казан федераль университетының Физика институтында “КФУ-Аджилент” үзәген рәсми ачу тантанасы булып, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, “Agilent Technologies” компаниясенең вице-президенты һәм Европа, Якын Көнчыгыш, Африка төбәкләрендә җиһазлар сату буенча генераль директоры Бенуа Нил, “Ростехнологии” дәүләт корпорациясенең ТР буенча вәкиле Сергей Загайнов, университет галимнәре катнашты.
Буа районы мәдәният йортында укытучыларны тәбрикләделәр. Чараны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов ачып җибәрде, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләр порталы.
“Сез - кешелекне белемле, аңлы итүче олы хөрмәткә лаек һөнәр ияләре. Укучы күңеленә “чиста биттән язып” тәрбияле, белемле, шәфкатьле чын Кеше тәрбияләргә омтыласыз. Без барыбыз да гомеребез буе Сезнең укучыларыгыз булып калабыз һәм еллар аша алдыгызда баш иябез.
«Актаныш авылы җирлекара үзәк китапханәсе” муниципаль бюджет оешмасына узган атнада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан “Татарстанда татар телен үстерү программа”сы нигезендә 46 мең сумлык китап кайтартылды, ә тулаем, 2013 елда 1 785916 сумлык китап алынган.

5
октябрь, 2013 ел
шимбә
Хөрмәтле мөгаллим һәм мөгаллимәләр!
Хөрмәтле хезмәт ветераннары!

Гыйлемгә, рухи, мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләргә ия булган олуг затлар! Сез язмышыгызны кешеләргә мәгърифәт өләшү дигән изге хезмәт белән бәйләгәнсез. Укытучы һәрвакыт югары рухи көч, эрудиция, зыялылык һәм иҗади януның үрнәге булды. Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – зирәк остазларыбыз чәчкән орлыклар.

4
октябрь, 2013 ел
җомга
Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының зәвык белән эшләнгән залында узган Укытучы көне күпләр күңеленә миллилеге, республика мәгариф системасының гасырлар төпкеленнән килгән традицияләрнең саклавы, аларның заман технолгияләре белән гармонияле үрелеп баруы турында сөйләүче чара буларак кереп калыр. Тантана башында күрсәтелгән, илнең икътисади нигезе мәктәптә үк салынуы, казанышлары нәкъ менә укытучылары белән бәйле икәнлеге турында сөйләгән фильм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка да тәэсир итте.
Укытучылар көне уңаеннан Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән мәгариф хезмәткәрләренең хәле, аларны нинди яңалыклар көтүе, хезмәт хаклары, яшь кадрлар һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.
Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының зәвык белән эшләнгән залында узган Укытучы көнендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан укытучыларына теләкләрен җиткерде.
Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәрендә бүгенге көндә 93 балалар бакчасы бар, аларга 16 меңнән артык бала йөри. Соңгы ун ел эчендә беренче тапкыр быел балалар бакчаларына 4200 бала килгән, бу рекордлы сан.

3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы учреждениеләренә һәм муниципаль районнар мәктәпләренә, Укытучылар көнен бәйрәм итү чаралары кысаларында, автобуслар тапшырды.
“Казан” атлы спорт комплексы мәйданчыгында уздырылган әлеге шатлыклы чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, аның урынбасары Андрей Поминов, республиканың муниципаль берәмлекләре һәм мәгариф идарәләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Ютазы мәктәбе базасында “Муниципаль дәрәҗәдә методик хезмәт системасын үстерү аша педагогик потенциалның мәгълүмати грамоталылыгын күтәрү һәм аны камилләштерү” темасына төбәкара семинар узды. Семинар эшендә икътисад, идарә һәм хокук институтының философия кафедрасы доценты, философия фәннәре кандидаты Галина Блажиевская, икътисад идарә һәм хокук институты доценты, тарих фәннәре кандидаты Эльза Гыйбадуллина, шулай ук республика районнары һәм шәһәрләре педагоглары, мәгълүмати-методик үзәкләр белгечләре һәм мәктәп директорлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International