15 апрельдә Мамадыш шәһәренең 2 нче «Кояшкай» балалар бакчасы базасында балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм белгечләренең «Балаларның алгоритмик фикерләү күнекмәләрен үстерү буенча эшчәнлекне оештыру» дигән район методик берләшмәсе утырышы узды.
Нурлат районының 1 нче «Родничок» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга полимәдәни тәрбия бирү һәм сөйләм үстерү: традицияләрдән хезмәттәшлеккә» дигән муниципаль педагогик семинар узды.
Татарстан Республикасының «ПроДвижение» мәктәпкәчә белем бирү педагоглары советы— «Ел тәрбиячесе» — «Созвездие» (Йолдызлык) Бөтенроссия клубының төбәк бүлеге булып тора.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XX Россия венчур форумына (РВФ) йомгак ясадылар.
Казан федераль университеты (КФУ) галимнәре электрон яктылыкның үтә күренмәле оптик наноматериалларны фотоҗылытуга китерә торган механизмын тасвирладылар.
2026 елның 26 маеннан 30 маена кадәр Россиядә икенче тапкыр Бөтенроссия агродиктанты узачак.
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
5 нче “Зоренька” балалар бакчасында Минзшлә районының укытучылар, өлкән тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләре өчен “Профессиональ осталык конкурслары - яңа максатлар, яңа офыклар” темасы буенча семинар-практикум узды.