Бу чара Россия халыклары бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында Каһарманлык һәм хезмәт батырлыгы елы һәм Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында оештырылды.
«Ел инновациясе» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурсны Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештыра.
Саба муниципаль районында «Зарничка» район саф белән йөрү җыры конкурсы узды.
«Бәхетле тарихлар» (Счастливые истории) хәйрия фонды Россиянең «Знание» җәмгыяте белән берлектә танылган шагыйрь һәм прозаик, публицист, әдәби тәнкыйтьче, «Литературная газета»ның баш мөхәррире Максим Замшев (Мәскәү ш.) белән иҗади очрашу тәкъдим итә.
КНИТУ-КАИ галимнәре алмаш электр кыры көчәнешен югары төгәллек белән үлчәү җайланмасын конструкцияләделәр.
5 майда Советлар Союзы Герое И.Н. Конев исемендәге Чирмешән кадет мәктәп-интернатында 9 Майга багышланган бәйрәм парадының генераль репетициясе узды.
Казан федераль университетында Помпе чирен — α-глюкозидаза (GAA) ферменты эше бозылу белән бәйле сирәк очрый торган нәселдән килә торган авыруны дәвалау өчен инновацион ген-күзәнәк терапиясе эшләнә.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләрен ата-аналар җәмгыятьләре инициативалары конкурсында катнашырга чакыралар.
Эшлекле дүшәмбедә Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров Илнәт мәктәбендә узган истәлекле чара турында хәбәр итте.
“Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре” буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды!