ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Татарстанда төрле учреждениеләрдә 8 меңнән артык тематик чара узды. 

Татарстанда яшь галимнәргә ярдәм итү буенча киң колачлы программаны эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.

Балалар иҗаты үзәгендә укытучылары Р. Зарипова җитәкчелегендәге дизайн студиясенә йөрүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен махсус ортопедик мендәрләр тегәләр.

Бу атнада Казанда яшьләр өчен мастер-класслар сериясе узачак. Шәһәр халкын картоннан самолет модельләрен ясарга, картиналар , панно һәм табигый күннән Яңа ел символлары, открытка һәм алкалар ясарга, шулай ук шахмат турнирында катнашырга чакыралар.

Казанда Татарстанның 8-11 сыйныф укучыларын берләштерүче “Зилант” XXVI экология форумына теркәлү ачылды.

Казан федераль университетының геология һәм нефть-газ технологияләре институты (КФУ) галимнәре, метал натрийның нанокисәкчәләрен кулланып, авыр нефтьне пласт эчендә нурландыруның термобахимик технологиясен эшләделәр һәм аны Татарстан Республикасы чыганакларында уңышлы сынап карадылар.


13
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Мәгариф программасында быел берьюлы берничә үзгәреш көтелә. 

Укытучыларны электрон журналлар һәм мәгариф контенты белән эшләү өчен планшетлы компьютерлар белән тәэмин итүгә Татарстанда өч ел эчендә 560 млн сумга якын акча бүлеп бирәчәкләр.

Казан (Идел буе) федераль университеты 12 гыйнвардан 31 мартка кадәр мәктәп укучылары өчен «Лобачевский. Алгарыш» фәнни тикшеренүләр конкурсын уздыра.

Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучыларына грантлар санын 350 дән 430 ка кадәр арттырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International