ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстанда 9 июньдә узган җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләре расланды. Җәмгыять белеме буенча БДИда агымдагы елның 5 909 чыгарылыш укучысы катнашты. Гадәттәгечә, бу сайлау буенча иң массакүләм имтихан. 1 кеше имтиханны җитди сәбәпләр аркасында төгәлли алмаган. Уртача балл 67,06 булды.

Казанда шәһәркүләм чыгарылыш кичәсе чәршәмбе, 29 июньдә, Кремль яр буенда узачак.

Аны мәгариф министрлыгы йөкләмәсе буенча Россия мәгариф академиясенең балачак, гаилә һәм тәрбияне өйрәнү федераль институтында эшләгәннәр.

Россиядә тренер-укытучылар өчен һөнәри стандарт эшләнәчәк. Спорт мәктәпләрендә һәм үзәкләрдә эшләүче тренерлар барлык хокуклары, бурычлары һәм социаль гарантияләре булган педагог статусына ия булачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итте. 
 

Россиядә 50 меңнән күбрәк абитуриент вузларга гаризаны онлайн тапшырган. Алар «Вузга онлайн керү» сервисыннан файдаланган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагерында саннар көне узды. Чара «Цифрлы икътисад» оешмасы тарафыннан Россиянең алдынгы IT-компанияләре белән берлектә эшләнгән.

«Россия сегодня» ХМА мәйданчыгында педагогик, һөнәри һәм ата-аналар бергәлеге вәкилләре белем бирүнең «алтын стандартын» кертү: мәктәп дәреслекләре исемлеген төзү һәм аларның сыйфатына яңа карашлар турында фикер алыштылар.


25
июнь, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы көннәрен үткәрү кысаларында мәгариф системасы вәкилләре Саха (Якутия) Республикасы мәгариф оешмалары эшчәнлеге белән таныштылар. 

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы «Һөнәри белем бирү гамәлгә ашырыла торган эшче һөнәрләр, хезмәткәрләр вазыйфалары исемлеген раслау турында» боерык проектын урнаштырды. Документ норматив хокукый актлар проектлары порталында җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен бастырып чыгарылган, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Л.Н. Толстой исемендәге Тула дәүләт педагогика университеты базасында «Университет сменалары» проектында катнашучылар белән очрашты. Балалар министрга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, аларга уку, үсеш өчен нәрсә җитми, үзләренең мәктәпләрендә белем бирү процессын яхшырта алырлыклары турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International