ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бөтен Россиядән 1 миллионнан артык укучы үз белемнәрен финанс белеме һәм эшкуарлык буенча finance.uchi.ru сайтында уза торган бушлай онлайн-олимпиадада тикшерде. Биремнәрне үтәү вакытында укучылар экология өчен зарарсыз аңлы куллану, шәхси финанс максатлары кую, мошенниклык гамәлләрен билгеләү ысуллары кебек темалар белән танышалар.

Россия ИТ-югары уку йорты белем бирү эшчәнлеге өчен тьюторлар һәм модераторлар, мәгълүматлар белән эшләү буенча белгечләр, ПО һәм программистларны әзерләячәк. Курсның укытучылары - әйдәп баручы Россия ИТ-компанияләре экспертлары: CMVentures Fund, Саклык банкы, X5 Retail Group, EPAM, Provectus, Akvelon, Maxima, Astroshock, Рантайм, АБЦТ, ВТБ банк, МТС, Россиянең регионара тьютор ассоциациясе, Иннополис университеты. Уку «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Әлмәттә «Кванториум» балалар технопаркының икенче чиратын реконструкцияләү башланды, яңа территорияләрдә «квантумнар» урнаштыру планлаштырыла. Бу хакта Telegram да туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.


22
март, 2022 ел
сишәмбе

23 мартта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Ата-аналар белән БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнашачак һәм Казан шәһәренең 27 нче гимназиясендә база математика буенча имтихан язачак.

Быел Казанда биш балалар бакчасы һәм алты мәктәп төзекләндереләчәк. Восстание урамындагы 231 нче һәм Новаторлар урамындагы 155 нче номерлы мәктәпкәчә учреждениеләрдә ремонт барышында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен шартлар булдырылачак.

21 мартта Татарстанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының беренче конкурс көне узды.

Татарстанда «Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар бөтенроссия конкурсының зона этабына старт бирелде. Конкурсның зона этаплары 17-23 мартта уза.

18-20 мартта Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы поселогында 2008-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан беренчелеге узды.

Кукмара районы егетләре командасы Ижевск шәһәрендә “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы Идел буе федераль округы чемпионатының финалында җиңүче булды һәм “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасының суперфиналына юллама яулады.

14 марттан 20 мартка кадәр «Дуслык» оешмасы базасында «Кредо» республика профиль сменасы кысаларында укыту-тренировка җыеннары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International