ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2022 ел
җомга

4 февральдә «Яңа буын мәктәп китапханәләре» Республика форумы узачак. Анда катнашу өчен мәктәп китапханәчеләре, белем бирү процессын ресурслар белән тәэмин итү буенча методистлар һәм дәреслекләр чыгаручы нәшриятлар вәкилләре чакырыла.


20
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Югары белем бирүнең дәүләт стандартларына студентларны һөнәрдә кирәк булган махсус компьютер күнекмәләренә өйрәтү таләбен кертү планлаштырыла. Мондый инициатива белән Федерация Советының конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Рукавишникова чыгыш ясады.

26-27 гыйнварда Татарстанда Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең XVIII съезды узачак. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов пленар утырышта 26 гыйнварда 12:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) катнашачак.

Россиядә бөтен илдән педагоглар өчен «Югары лига» онлайн-проекты старт ала. «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр, призерлар, лауреатлар, финалистлар һәм катнашучылар педагоглар белән ачык дәресләр үткәрәләр һәм осталык серләре белән уртаклашалар. Очрашуларны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Мәгарифне үстерүнең яңа формалары фонды оештыра. Проектның партнерлары – «Россия-минем тарихым» мультимедиа тарихи паркы, «Учительская газета» челтәр басмасы, Гомумроссия мәгариф профсоюзы, «Ел укытучысы» Бөтенроссия мәгариф лидерларының иҗтимагый оешмасы.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән котлады.


19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

15 гыйнвардан 18 гыйнварга кадәр СУНЦ – «КФУның ІТ-лицее» гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә Республика олимпиада үзәге Татарстанның 7-11 сыйныф укучылары арасында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм йомгаклау этабын үткәрде.

Алар биш университетта эшли башлаячак, студентлар аның ярдәмендә бушлай өстәмә цифрлы һөнәр ала алачак.

Россия вузларында документларны кабул итү 20 июньнән башланачак.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Креатив индустрияләр көллияте модельләре нигезендә Урта һөнәри белем бирү системасында креатив индустрияләр өчен кадрлар әзерләү» проектын гамәлгә ашыру өчен пилот мәйданчыкларны сайлап алуны игълан итә. Сайлап алуның беренче этабында катнашу өчен гаризаны 28 гыйнварга кадәр тапшырырга мөмкин.

Узган ел ахырында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы «Федераль инновацион мәйданчыклар турында» боерыкны бастырып чыгарды. Исемлектә мәктәп, лицейлар, гимназияләр, үсеш институтлары  һәм башка күп кенә белем бирү учреждениеләренең үзенчәлекләре, үз тәҗрибәләре турында сөйләячәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International